Төньяк Мариан утрауларында ислам
![]() ![]() Төньяк Мариан утрауларында ислам (ингл. Islam in the Northern Mariana Islands, гарәп. الإسلام في جزر ماريانا الشمالية) ― азчылык дине. Пью тикшеренү үзәгенең 2009 елгы хисабы буенча, АКШ составына кергән административ берәмлек (АКШ белән ирекле ассоциацияләнгән кушылмаган территория) булган Төньяк Мариан утрауларында 1000 мөселман яши, алар утрау халкының якынча 0,7 – 1 % ын тәшкил итә [1] [2]. СаннарТөньяк Мариан утрауларында чиркәү дәүләттән аерылган, 2010 елга Пью тикшеренү үзәгенең хисабы буенча, халыкның күп өлеше христианнар: католиклар 64,1 %, протестантлар 16 %, буддачылар 10,6 %, җирле диннәр тарафдарлары 5,3 %. Христиан булмаган диннәрдән Һинд дине, Ислам дине, Яһүд дине һәрберсе 1 % тан кимрәк [3]. МәчетИлдә бары тик ике мәчет бар: мәчетләр илнең башкаласы булган Сайпан (Сайпанда Кытай, Бангладеш, Филиппин, Таиланд, Вьетнам һәм Камбоджадан чыккан мөһаҗирләр бик күп яши) һәм Тиниан (Тинианда шулай ук Филиппин, Бангладеш, Көнчыгыш Азиядән чыккан мөһаҗирләр яши) утрауларында урнашкан. Моны да карагызИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia