Гавай утрауларында ислам
![]() ![]() Гавай утрауларында ислам (ингл. Islam in Hawaii, гарәп. الإسلام في غوام) ― азчылык дине, штат халкының (1 млн 455 мең кеше, 2021 елга) 0,5 % ын тәшкил итә, штатта ~6000 мөселман яши. ТарихГавай утрауларында ислам дине рәсми рәвештә 1979 елда танылу ала, ул елда әлеге штатның Мөселман студентлары берләшмәсе (ингл. Muslim Students' Association of Hawaii, MSA) төзелә, гәрчә рәсми булмаган рәвештә бу оешма 1968 елдан ук гамәлдә булса да. Гавай мөселман студентлары ассоциациясе башта Маноадагы Гавай университеты студентларыннан торган. Алар дөньяның төрле почмакларыннан: Һиндстан, Пакистан, Әфганстан, Индонезия, Малайзия һәм Якын Көнчыгыштан килгән. Мөселман студентлары берләшмәсе (MSA) – Гавайларның мөселман халкын тәкъдим итүче беренче оешма була[1]. Мөхәммәд Әсәд Хан (Mohammad Asad Khan) – мөселман студентлары ассоциациясенә нигез салучыларның берсе [1]. Гавай утрауларында Ислам динен яңа кабул итүчеләрнең күпчелеге – хәрби хезмәткәрләр. МәчетМөселман студентлары төркеме баштарак, 1979―1980 елларда, Гавай штатының административ үзәге Гонолулуның торак районы булган Маноада мәчет өчен бина сатып алганчы, бер коттеджда намаз укый торган була[2]. Мәчет бинасы Маноадагы Гавай университеты янәшәсендә урнашкан [1]. 1992 елда Америка мөселманнарына ярдәм итү төркеме үткәргән тикшеренү мәгълүматлары буенча, бу вакытта Гавайларда бер генә мәчет тә булмый [3]. 2001 ел башында Маноа мәчетендә җомга намазына 200 кеше килүе, Рамазан ифтары азагында 700 кеше, ә мәчетнең үзендә 2000 кеше булуы турында искә алына [4]. 2011 елда Гавайларның мөселман ассоциациясе (ингл. Muslim Association of Hawaii) Согуд Гарәбстаны принцы Абдулазиз бән Фәхәд Әл-Фейсалдан (Abdulaziz Bin Fahad Al-Faisal) акчалата ярдәм алуы турында билгеле була [5]. Мәчет имамы – Исмаил Әлшәех (Ismail El sheikh), тумышы белән Каһирәдән (Мисыр). Гавайларның мөселман ассоциациясе президенты – Хәким Уансафи (Hakim Ouansafi), Мароккодан [6]. Ислам көнен билгеләү2009 елның маенда Гавай утрауларының закон чыгаручылары, «ислам дөньясының дини, фәнни, мәдәни һәм сәнгать өлкәләрендәге зур өлешен» тану максатында, агымдагы елның 24 сентябрен дәүләт тарафыннан билгеләнгән истәлекле көн – «Ислам көне» итеп билгеләү өчен тавыш бирә [7]. Резолюция штат Сенатында 22 уңай, 3 каршы тавыш белән хуплау таба [8] [9]. Ислам сәнгате1937 елда Дорис Дьюк төзегән Шангри Ла (Shangri La) йорты 2500дән артык ислам сәнгате әсәрен, шулай ук бинаның үзендә кулланылган ислам архитектурасы үрнәкләрен саклау урыны булып тора [10] [11]. МәгарифШтатның төп мәчете урнашкан Маноадагы Гавай университетының фәлсәфә факультеты ислам белеме өлкәсендә бакалавр дәрәҗәсе алу турында сертификат тәкъдим итә [12]. Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia