Александр Полубенцев

Александр Полубенцев
Туган телдә исем рус. Александр Михайлович Полубенцев
Туган 26 август 1952(1952-08-26) (72 яшь)
СССР, РСФСР, Ленинград өлкәсе, Ленинград
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Рус балеты академиясе һәм Санкт-Петербург дәүләт консерваториясе[d]
Һөнәре балет артисты, балетмейстер, педагог.
Эш бирүче Санкт-Петербург дәүләт консерваториясе[d]
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеРФ атказанган сәнгать эшлеклесе (1993)
Дуслык ордены (РФ, 2021)

Александр Полубенцев, Александр Михаил улы Полубенцев (рус. Александр Михайлович Полубенцев; ингл. Alexander Polubentsev; 1952 елның 26 августы, СССР, РСФСР, Ленинград) ― Санкт-Петербург консерваториясенең балет режиссурасы кафедра мөдире (2013 елдан), профессор (2004). Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (1993), Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2025).

Тәрҗемәи хәле

1952 елның 26 августында Ленинградта туган[1]. Балачактан үзешчән сәнгатьтә пионерлар сараенда, балет түгәрәгендә биегән, үзе биюләр иҗат иткән, аннары Ваганов училищесының бию классына укырга кергән[2].

А. Я. Ваганова исемендәге Ленинград хореография училищесын (педагог А. Г. Нисневич классы, 1970), Н. А. Римский-Корсаков исемендәге Ленинград дәүләт консерваториясен «балетмейстер-куючы» белгечлеге буенча (Ф. Лопухов, П. Гусев, О. Виноградов, А. Макаров классы, 1975) тәмамлаган.

Ленинград хореография училищесын тәмамлагач, 1970―1971 елларда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшләгән.

1983―1990 елларда ― Ленинград музыкаль комедия театрының баш балетмейстеры, оперетталарда һәм мюзиклларда биюләр куйган.

Дж. Россини[d], О. Респиги[d] музыкасына «Гаҗәеп көн» телебалетын куйган (1981, Вильнюс).

1975 елдан ― Ленинград (Санкт-Петербург) консерваториясенең[d] музыкаль режиссура кафедрасында «Хореограф сәнгате» дисциплинасы укытучысы, 1993 елдан доцент, 2002 елдан – хореография кафедрасы профессоры, балет режиссурасы кафедрасы мөдире. А. М. Полубенцев укучылары Россиядә һәм чит илләрдә балет коллективларын җитәклиләр, дөньяның төрле илләрендә педагогик эш алып баралар[3].

1993 елда ― Петербургның «Фуэте» классик балет театрына нигез салучы һәм җитәкчесе (1993–1998).

1994―1998 елларда ― Д. К. Сивцев―Суорун Омоллоон исемендәге Якутск опера һәм балет театрының[d] балет сәнгать җитәкчесе.

Классик биюдә музыка стилен һәм образларын гәүдәләндереп, Мариус Петипа[d], Джордж Баланчин[d], Ролан Пети[d] традицияләрен дәвам итә[4].

20 балет, 60 тан артык хореографик миниатюралар һәм кечкенә балетлар авторы.

Балетмейстер-куючы һәм хореограф сыйфатында Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Красноярск, Якутск, Вильнюс, Алма-Ата, Астана, Новосибирск, Уфа, Саратов, Воронеж, Гданьск һәм Лодзь (Польша) театрларында һәм хореография училищеларында эшләгән. Балалар һәм өлкәннәр өчен балетлар куя. Күп тапкырлар төрле балет конкурсларында жюри эшендә катнашкан. Р. Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестиваленең гала-концертлар режиссеры (Казан, 2012―2014)[5].

Танылган әсәрләре арасында ― Г. Гендель музыкасына «Танцы для королевы», Т. Альбинони[d] музыкасына «Печальный дуэт», Ф. Крамарж[d] музыкасына «Веселый квартет», А. Аданның[d] «Маленькое гра па», Дворжак музыкасына «Вдовы», Х. Родриго[d] музыкасына «Памяти Гарсиа Лорки», А. Пьяццолланың[d] бер актлы балетлары, С. Прокофьевның «Классик симфониясе», Г. Банщиковның «Пики дамасы», А. Мекаевның «Кояш тамгасы», К. Хачатурянның «Чипполино маҗаралары», Дж. Вердиның «Камелияле дама», К. Орфның «Кармина Бурана, яки Фортуна тәгәрмәче» мистериясе, К. Хачатурянның чит ил һәм рус композиторлары музыкасына «Белоснежка», «Снежная королева», «Морозко» һәм «Аленький цветочек» әсәрләре[6].

А. М. Полубенцев ― «Либретто моей жизни» (2015) китабы[7] һәм «Хореографическая драматургия: основные понятия, принципы построения и структура хореографического текста», «Хореографические формы балетного театра», «Специфика балетного сценария», «Амплуа в балетном театре» кебек укыту-методик әсбаплар авторы [8].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

«Иакинф» балеты постеры

Искәрмәләр

Сылтамалар

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya