Анатолий Соболевский
Анатолий Соболевский ( 25 апрель, 1923 ел, Самара губернасы, Кременки - 29 март, 2003, Мәскәү өлкәсе, Жуковский) - 184 нче гвардия укчылар полкының 62 нче гвардия укчылар дивизиясенең укчылар ротасы командиры, дала фронтының 37 нче армиясе гвардия укчылар дивизиясе командиры, гвардия өлкән лейтенанты, Советлар Союзы Герое . БиографияАнатолий Фёдорович Соболевский 1923 елның 25 апрелендә Кремёнки авылында (хәзерге - Иске Майна районы Сембер (Ульяновск) өлкәсе) хезмәткәрләр гаиләсендә туган. Педагогия училищесының 2 курсын тәмамлый. Бухгалтер булып эшли. 1941 елның декабреннән Кызыл Армиядә хезмәт итә. 1942 елда Моршан пехота училищесын тәмамлый. 1942 елның июленнән гамәлдәге армиядә. 1943 елдан башлап КПСС (б) әгъзасы. 184 нче гвардия укчылар полкының укчылар ротасы командиры өлкән лейтенант Анатолий Соболевский 1943 елның 28 сентябрендә Украинаның Днепропетров өлкәсе Верхнеднепровск районы Мишурин авылы тирәсендә беренчеләрдән булып Днепр елгасын кичә. А.Ф.Соболевский җитәкчелегендәге рота уң ярдагы чикне яулап ала, һәм дүрт көн дәвамында дошманга каршы көрәшә. Бу сугышта гвардия офицеры Анатолий Фёдорович яралана, әмма сугыш кырыннан китми, шәхси үрнәк белән сугышчыларны батырлыкка рухландыра. СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 22 февралендәге указы белән командование тарафыннан куелган хәрби бурычын үрнәк рәвештә үтәгәне һәм шул вакытта күрсәтелгән кыюлыгы һәм батырлыгы өчен өлкән лейтенант Анатолий Федорович Соболевскийга Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин орденыһәм Алтын Йолдыз медале белән бүләкләнә. 1944 елның февраленнән майор А.Ф.Соболевский запаста. 1951 елда Казан авиация институтын тәмамлый. Мәскәү өлкәсенең Жуковский шәһәрендә яши һәм эшли. 2003 елның 29 мартында үлә. Жуковскийда Быков зиратында җирләнгән. БүләкләрЛенин ордены, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән. ХәтерУльяновск өлкәсенең Иске Майна шәһәр тибындагы бистәсендә Геройлар Аллеясында А.Ф. Соболевский бюсты урнаштырылган. Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia