Аэроэкспресс (Казан)
Аэроэкспресс (tat.lat. Aeroekspress (Qazan)(үле сылтама)) – Казан-1 тимер юл вокзалы һәм Казан Халыкара аэропорты арасында тиз йөрешле тимер юл сызыгы. ООО «Аэроэкспре́сс» – Россия транспорт ширкәте, Мәскәү, Сочи, Владивосток, Казан шәһәрләре аларның аэропортлары белән шәһәртирә поездлары ярдәмендә тоташтыра. 2013 елның 22 маенда ачылды. Казан Аэроэкспрессы белән Казан-1 тимер юл вокзалыннан Казан Халыкара аэропортына кадәр 20-25 минуттан барып җитеп була. Хәзер маршрутта Siemens ширкәтендә җитештерелгән "Карлыгач" («Ласточка») поезды йөри. Иң зур юл тизлеге 140 км/сәг (поезд үзлеге – 160 км/сәг). Казан-1 вокзалы һәм Казан һава аланы арасында тимер юл тукталышлары: «Вахитово», «Комбинат», «Юбилейлы», «Каенлык», «Баганалар (Столбищи)» бар. Аэроэкспресс тукталышсыз йөри, ләкин киләчәктә электропоездлар арадагы тукталышларда тукталачак. Юл бәясе: стандарт – 200 сум, бизнес-класс – 400 сум, бала өчен – 75 сум. Казан Халыкара Аэропортында махсус ябык Аэроэкспресс тукталышы траволаторлар, лифт белән ясалган. Аэроэкспресс тукталышыннан аэропорт теркәлешенә ябык юлы буенча барып була. Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia