Ивановка төзелеше (Казан)
Ивановка төзелеше (шулай ук Иваново бистәсе) — Казан шәһәренең хәзерге Мәскәү районы территориясендә урнашкан бистә. Атаманың килеп чыгышыБистә Казан Иоанн-Предтеченск монастыре җирләрендә урнашу сәбәпле «Ивановская» исемен ала[3]; XIX гасыр азагы — XX гасыр башында Казан белән чиктәш җирләрдә барлыкка килгән бистәләр «төзелеш» дип атала: Удел төзелеше, Яңа (Яңа-Кизик) төзелеше һ.б.[4] ТарихыБистә 1906 елдан да соңга калмыйча барлыкка килгән[5] 1920 елда Казан өязенең Каймар вулысы Ивановка төзелеше бистәсендә: балалар бакчасы, 1 нче баскыч мәктәбе, наданлыкны бетерү мәктәбе, Казан өяз совет милициясенең 3 нче районы штаб-фатиры булган[6] Иваново төзелеше Казанның берләштерелгән Бистәсе районына ТАССР Үзәк Башкарма Комитетының һәм Халык Комиссарлары Советының 1924 елның 2 ноябрендәге карары белән кушыла[7] Халкы
1923 һәм 1926 елларга алынган мәгълүматлар буенча, Кизик бистәсендә, Яңа төзелеш һәм Иваново төзелеше бистәләрендә 1829 һәм 1780 кеше яши, шулардан руслар — 1645 кеше (89,40%), татарлар — 119 кеше (6,47%), чуашлар һәм марилар — 2 кеше, башкалар —12 кеше[8]. Урамнары
Моны да карагызИскәрмәләр
ЧыганакларСылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia