Кече Дәрвишләр (Казан)
Кече Дәрвишләр (рус. Малые Дербышки) — Казанның Совет районына карый торган авыл. ГеографиясеКече Дәрвишләр бистәсе Ноксы елгасы Казансуга кушылган урынга якын җирдә урнашкан. Төньяк, көнбатыш һәм көньяктарак бакчачылыклар, төньяк — көнбатышта Дәрвишләр урманы урнашкан. Тарихы1644 елда Казан Богородица хатын-кызлар монастыренең Дербышкина авылы буларак телгә алына.[5] 1781 елның дүртенче ревизиясе авылда 91 икътисади крестьяннарның яшәвен күрсәтә.[6] XX гасыр башында авыл Каймар волостеның Борисоглебское авылы мәхәлләсенә карый. Авыл хуҗалыгыннан тыш, авыл халкы умартачылык, он тарту белән дә шөгыльләнә, авылдан читтә дә эшли.[7] Гражданнар сугышы вакытында авыл ике тапкыр кулдан кулга күчә: 1918 елның 8 августына Кече Дәрвишләр халык армиясе КомУча тарафыннан алына. Шул ук елның сентябренә ул яңадан кызыллар кулына күчә.[8] XIX гасыр уртасыннан алып 1924 елга кадәр Кече Дәрвишләр авылы Казан губернасы Казан өязенең Собакин (Калинин) волостена керә (1920 елдан — Татарстан АССРның Арча кантоны). Район бүленеше кертелгәннән соң Воскресенский (Казан, 1927-1938), Юдино (1938-1950), Биектау (1950-1963, 1965-1998) һәм Яшел Үзән (1963-1965) районнары составында була. 1998 елда Казанның Совет районына кушыла.[9] Халык саны2000 елга авылда 453 кеше яшәгән. Моны да карагызИскәрмәләр
ЧыганакларСылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia