Балыклар йолдызлыгы
Балыклар йолдызлыгы (гарәп. الحوت — «зур балык»[1]; бор. төрк. Balḯq,[2] шулай ук Хут йолдызлыгы; лат. Pisces) — Дәлү һәм Хәмәл йолдызлыклары арасындагы зур зодиак йолдызлыгы. Гадәттә аны «Төньяк Балык»ка (Андромеда астында) һәм «Көнбатыш Балык»ка (Пегас һәм Дәлү арасында) бүләләр. Хут йолдызлыгында язгы көн белән төн тигезлеге ноктасы урнашкан. Кояш 12 марттан 18 апрельгә кадәр Хут йолдызлыгында була. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары сентябрь–октябрь айларында. Россиянең бөтен территориясендә күренә. ЙолдызларИң якты йолдызлар +3,6; +3,7 һәм +3,8 күренмә йолдызча зурлык белән. Балыклар α — Әлришә (гарәп. الرشاء — «бау»; рус. Альриша), икеле йолдыз, 139 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Йолдызның A әгъзасы +4,33 йолдызча зурлык, ә B әгъзасы — +5,23 йолдызча зурлык белән ялтырыйлар. Алар уртак масса үзәге тирәсендә 720 еллы период белән әйләнәләр. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia