Бенгаль теле
![]() Бенгаль теле яки бенгали (бенг. বাংলা Bāṇlā) — Һинд-аурупа телләренең һинд-иран төркеме телләренең берсе, бенгалиялеләрнең милли теле. Бенгаль телендә 230 миллионнан артык кеше сөйләшә. Баңладеш һәм Көнбатыш Бенгалиядә киң таралган, шулай ук Һиндстанның аерым штатларында бу телдә сөйләшүчеләр күп яши. Тел XV — XVII гасыр башында формалаша дип санала. XIX гасыр ахырында яңа бенгаль тел барлыкка килә. Бенгаль теле брахми язуыннан барлыкка килгән бонгаккхор графикасын куллана. Тел орфографиянең фонетик принцибына буйсынса да, искәрмәләр бар. ШигъриятБенгаль шигъриятендә ике төп юнәлешне аералар. Беренчесе Вайшнавизм белән илһамландырылган булган - Вишну һәм аның аватарлары культы белән, бигрәк тә Кришна культы белән. XIV-XVI гасырда Бенгалиядә Вайшнав мистик-эротик шигърият чәчәк аткан, аның яраткан темасы булып Кришна һәм аның сөйгәне Радханың мөнәсәбәтләре булган, аларга моңа кадәр берничә гасыр элек мәшһүр Санскрит поэмасы "Гитаговинда"да Джаядэва дан җырлаган. ТаралуТарихи яктан Бенгаль теле Бенгалиядә шактый киң таралган. Ул — Баңладешның рәсми теле һәм Һиндстанның 23 рәсми телләренең берсе. Һинд штатларына килгәндә, Көнбатыш Бенгалия һәм Трипурда рәсми статусны йөртә. Шулай ук Ассам, Андаман һәм Никобар утраулары, Джаркханд, Аруначал-Прадеш һәм Мизорам штатларында таралган. ИскәрмәләрӘдәбиятСылтамаларШулай ук карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia