Википедия:Бот белән мәкалә кою кагыйдәләре

Википедия:Тавыш бирү:Бот белән мәкалә кою кагыйдәләре тавыш бирүе нәтиҗәсе буларак бот белән йөкләүнең түбәндәге кагыйдәләре кабул ителә:

1. Татар Википедиясе җәмгыяте ризалыгын бирмәгән чакта бот белән мәкаләләрне кою тыела.

2. Мәкаләләрне кою турында фикер алышулар Википедия:Бот белән мәкалә йөкләү битендә алып барыла.
3. Билгеле тематикага мәкалә коюның кирәклеге раслангач, үрнәк мәкалә ясап аның рәвешен (мәкаләләр эчтәлеге, формасы һ.б.) билгеләү зарур.
4. Фикерләшү процедурасы башланганнан соң 2 атна дәвамында, аның бүлегендә/битендә барган бәхәстә аргументлар белән дәлилләнгән {{Каршы}} тавышлар бирелмәгән чакта, җәмгыять мәкаләләрне коярга рөхсәт бирде дип санала.

5. Рөхсәтсез мәкалә кою тыела һәм аларны койган бот эшчәнлеге идарәчеләр тарафыннан туктатыла. Коелган мәкаләләр бетерелә.

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya