Галиулла Касыймов
Галиулла Касыймов, Галиулла Сөнгатулла улы Касыймов, рус. Касимов Галиулла Сунгатуллович (вариант: Сынгатуллович)[2] (1893-1942) — дәүләт эшлеклесе, ТАССР ХКШ рәисе урынбасары (1920), ТАССР эшче-крестьян инспекциясе халык комиссары (1920-1921), Кырым АССР Акмәчет округ башкарма комитеты рәисе (1921-1923). РСДРП (б) әгъзасы (1917 елдан). Сәмигулла Касыймовның абыйсы. Тәрҗемәи хәле![]() ![]() әниләре Бибикамал, Марат, Мәрзия (Галиулланың улы, хатыны) 1897 елда Вятка губернасы Глазов өязе (хәзерге Удмуртия Республикасы Балезино районы) Кистем авылында туган. Башлангыч белемне авыл мәктәбендә (мәдрәсә) ала. 1901-1911 елларда сал агызуда, Пермь-Вятка тимер юлында эшли. 1912-1913 елларда Глазов өязе Тат. Парзи авылында мәдрсәдә укыта. 1914 елда патша армиясенә хәрби хезмәткә чакырыла, ләкин аннан кача. Пермь губернасында яшеренеп яши. Демидовның Учва күмер яндыру заводында, Александровка бистәсендә эшчеләр мәктәбендә укыта. Кулга алынып, 1915 елның маенда хәрби хезмәткә җибәрелә. Пермь губернасы Шадринск шәһәрендә 193 нче пехота полкында хезмәт итә. Шадринск гарнизоны гаскәриләре делегаты буларак, Екатеринбург шәһәрендә 1917 елның августында узган I һәм II Урал мөселман хәрбиләре корылтаенда катнаша. Биредә күптән күрешмәгән бертуган энесе Сәмигулла Касыймовны очрата, Сәхибгәрәй Сәетгалиев белән танышып, гомерлеккә дуслаша. 1 нче Урал инкыйлаби мөселман батальонын оештыруда катнаша, атаман Дутовның ак казакларына каршы көрәшә. 1918 елда Казанда узган II Хәрби Шура корылтаенда катнаша. Әлеге корылтайны һәм Кабан арты җөмһүриятен корал кулланып таратуда катнаша. Августта Казанны ак чехлардан саклаганда эшче отряды белән җитәкчелек итә. 1918-1919 елларда мөселман коммунистларның Мәскәү комитеты җитәкчесе. I татар укчы бригадасы 3 нче полкы комиссары сыйфатында 1919 елның апреленнән 1920 елның ноябренәчә адмирал Колчакның Себер армиясен һәм Урта Азиядә Фирганә үзәненә кадәр барып җитеп, генерал Апутинның корпусын тар-мар итүдә катнаша. Полк командиры Мәүлетов белән бергә сугышчан Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә (1919). ТАССР төзелүСәхибгәрәй Сәетгалиев ТАССР ХКШ рәисе итеп билгеләнгәч, 1920 елда ТАССР ХКШ рәисе урынбасары, 1920-1921 елларда ТАССР эшче-крестьян инспекциясе халык комиссары. 1921 елда Кронштадт фетнәсен бастыруда катнша. В.И. Ленин фәрманы белән С. Сәетгалиев Кырым АССРына ХКШ рәисе итеп тәгаенләнгәч, С. Сәетгалив үзенең көрәштәшен Казанда калдырмый, үзе белән Кырымга ала, Акмәчет округ башкарма комитеты рәисе (1921-1923) итеп билгели[3]. 1923 елдан соң Кырым АССРда, Татарстан АССРда, Новосибирскида, Үзбәкстан ССРда төрле хуҗалык-фирка эшендә була. 1931 елда Мәскәүгә чакырып алына. Совхозлар һәм МТСлар берлеге үзәк комитеты рәисе итеп билгеләнә. Кызыл профессура институтын тәмамлый. Кулга алынганда – Мәскәүдә ССРБ Центросоюзы әзерләүләр идарәсе инспекторы. Хезмәтләре
Сәяси золым1939 елда фиркадән чыгарыла. 1940 елның 25 июлендә кулга алына. ССРБ югары суды хәрби коллегиясе тарафыннан 1941 елның 6 июлендә «инкыйлабка каршы оешмада әгъза булуда» гаепләнеп, иң югары җәзага хөкем ителә. 1941 елның 28 июлендә атып үтерелә. 1956 елда исеме аклана. ХәтерКазанда[5] (1969) һәм Глазовта (Удмуртия, 1989) урамнарга Бертуган Касыймовлар исеме бирелгән. Бүләкләре, мактаулы исемнәреЧыганаклар
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia