Сәхибгәрәй Сәетгалиев
Сәхибгәрәй Сәетгалиев (6 март 1894 — 29 октәбер 1938) — совет сәяси һәм фирка эшлеклесе. 1917 елдан коммуначыл фиркасе әгъзасы. Тәрҗемәи хәлУфада эшче гаиләсендә туган. 1915 елда гаскәргә чакырылган, 1916 елдан Екатеринбург шәһәрендәге РСДРП комитетының өндәүчесе (агитаторы). Февраль инкыйлабыннан соң полк комитеты һәм Екатеринбур шурасының әгъзасы, мөселман гаскәриләрнең гарнизон комитеты рәисе. 1917 елның июленнән — Урал өлкә мөселман шурасының рәисе. 1918—1919 елларда Казан шурасының милләтләре эшләре буенча комиссары, Уфа губерна комитеты татар-башкорт бүросының әгъзасы, Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең Сәяси бүлеге каршындагы мөселман хәрби-сәяси курслары укытучысы. 1919 елның ноябердә — 2нче Шәрекъ халыкларының коммуначыл оешмалары җыены делегаты, аның үзәк бүросына сайланылган. 1920—1921 елларда 1921—1924 елларда — 9, 10, 12 һәм 13 фирка җыеннарының делегаты, 13нче җыенында РКП (б) Үзәк тикшерү комиссиясенең әгъзасы булып сайланылган. Коминтернның икенче һәм өченче җыеннарында катнашты. БҮБК һәм ССРБ Үзәк Башкарма комитетынә сайланылган. 1938 елда репрессияләнә.
Истәлек
Искәрмәләр
Шулай ук карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia