Гатаулла Баязитов
Гатаулла Баязитов, Гатаулла (Атаулла) Баязит улы Баязитов (Шәхсеваров) (1846 ел, РИ, Рязань губернасы, Касыйм өязе, Төмәнсу ― 1911 елның 4 мае, РИ, Петербург) ― җәмәгать эшлеклесе, Санкт-Петербург имамы, беренче легаль татар гәзите «Нур»ның оештыручысы һәм 1905-1911 еллардагы баш мөхәррире. Тәрҗемәи хәлеГатаулла (Атаулла) Баязитов 1846 елда Рязань губернасы Касыйм өязе (хәзерге Рязань өлкәсе Касыйм районы) Төмәнсу (рус. Темгенев) авылында мулла Баязит Шәхсеваров гаиләсендә туа. Гыйлемне башта үз атасыннан ала. Касыйм өязендә Байморат, Казан өязендә Кышкар мәдрәсәләрендә укый. Унбиш яшендә 1864 елда Чутай мәдрәсәсенә җибәрелә. Шиһабетдин Габделҗәлилов – Алтынбаевта диалектика, шәригать хокукы, гарәп шигърияте, борынгы тарих һәм астрономия нигезләрен өйрәнә. рус телен өйрәнергә аерым укытучыга йөри. Өч елдан үзе укыган мәдрәсәдә фәлсәфә һәм мантыйк укыта. Пенза губернасы Чамбар өязендә хезмәт итә башлый.[1] Төньяк башкалада1871 елда Санкт-Петербургдагы Касыйм татарлары берлеге чакыруы буенча, шәһәрдә ачылган яңа мәчеткә имам булып күчә. Мойка урамы, 22 йортта урнаша һәм шунда 40 ел яши. Ырынбур диния нәзәрәтендә имтихан тотып, имам, хатыйп, мөдәррис дәрәҗәләре ала. 1880 елдан – ахун. Коллегия киңәшчесе дәрәҗәсендә Россия тышкы элемтәләр министрлыгының Азия департаментында драгоман, офицерлар курсында төрки телләр мөгаллиме, хәрби укуханәләрдә дини тәгълимат укытучысы. Башкала мәчете![]() Гатаулла Баязитов Санкт-Петербург шәһәренең җәмигъ мәчетен төзетүдә башлап йөрүче, төп оештыручы була. 1881 елда Санкт-Петербург мөселман җәмгыяте исеменнән Россия хакимиятенә мөрәҗәгать итә. 1906 елда гына рәсми рәвештә мәчет төзү өчен акча җыю хәрәкәтен башлап җибәрергә рөхсәт алына. 1910 елның февралендә күп санлы дәрәҗәле кунаклар катнашында нигез ташын салу тантанасын оештыра.[2] 1880 елда ук Гатаулла Баязитов Россия хакимиятеннән «Хәфтә» (Атна) гәҗите нәшер итәргә рөхсәт сорый башлый. 1905 елда гына беренче легаль татар гәҗите «Нур»ны нәшер итәргә рөхсәт ала, аның оештыручысы, баш мөхәррире һәм нәшер итүчесе була. Зур проспект урамы, 45 йортта урнашкан Ильяс Бораганский басмаханәсендә бастыра.
Брокгауз һәм Эфрон энциклопедиясе Г. Баязитов турында: “Гатаулла Баязитов — заманча тәрәккыят кануннарын Коръән кануннары белән яраштырырга омтылган сирәк мөселманнарның берсе.” ӘсәрләреГатаулла Баязитов берничә Европа һәм Азия телләрен белгән. Татарча, русча, гарәпчә, фарсыча язган. Аның ислам нигезләрен аңлатып язган китаплары Россия һәм Европа китап укучылары өчен яңалык була.
ГаиләсеХатыны – Бибигазизә Сәйфелмөлекова (1852-1907), Рязань губернасы Яубаш авылы мулласы кызы. Улы – Мөхәммәтсафа Баязитов (1877-1937), Санкт-Петербургда Гуревич гимназиясен, Казанда югары дини укуханәсен, Санкт-Петербург университетының көнчыгыш факультетының гарәп теле бүлеген тәмамлый. 1901 елда имам-хатыйп һәм мөдәррис дәрәҗәсен ала. 1914 елдан Петроград хәрби округы ахуны. Хәрби укуханәләрдә дин белемен укыта. Тышкы эшләр министрлыгында тәрҗемәче. Әтисе үлгәч, башкала мәчетен төзү комитетын җитәкли. 1911-1915 елларда Нур гәҗите мөхәррире һәм нәшире. «Сират-әл-мөстәкыйм» оешмасын төзүче. 1915-1917 елларда Ырынбур Диния нәзарәте мөфтие. Изге Станислав ордены белән бүләкләнә. Инкыйлабтан соң даими эзәрлекләнә һәм 1937 елда атыла. Кызы – Заһидә Җәгъфәрова (1880-1958) Кызы – Фатыйма Акчурина (1884-1965) Кызыклы факт4 апрель – татарча газета ачарга рөхсәт ителгән көн – 2000 еллардан Татарстан матбугатының туган көне буларак билгеләп үтелә. Хәтер
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia