Татар әдәбиятыBu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
![]() ![]() Татар әдәбияты — татар телендә яки татар авторлары тарафыннан язылган әдәбият. Борынгы чор татар әдәбиятыБүгенге татарларның борынгы бабалары һуннар, скифлар һәм Орхон руннары чоры әдәбияты![]() ![]() ![]() Иң борынгы язулар (күбесенчә һәйкәлташлар килеш сакланган) VI—VIII гасырда яшәгән Төрки каһанлыгы, аның дәвамчылары булган Көнчыгыш һәм Көнбатыш төрки каһанлыгы дәүләтләре чорының орхон-енисей һәйкәлташлары[1] язуларының теле булган уртак төрки әдәби теленә карый[2][3][4][5][6], Габделхәй Әхәтов эзләнүләре аларның себер татарларының теле белән лексик һәм өлешчә грамматик уртаклыгын раслады [7].[8][9] . Сүзләр уңнан сулга языла иде. Уң якта: 1907 елда Кытайның Дуньхуан (ингл.) җирлегендәге (бүгенге Ганьсу провинциясе) Могао мәгәрәлере (ингл.) комплексына кергән Китапханә мәгәрәсендә табылып, бүген Бу әлифба татарларның монгол чыгышлы бабаларының телендә язу өчен XIII гасырга кадәр кулланыла, гарәп-мөселман мәдәниятенең басымы астында Монгол империясе заманнарында кулланылыштан чыга.[10] Бөек Болгар чоры әдәбияты![]() VI—X гасырларда борынгы болгарларда ( Сулдагы таблица Идел буе Болгары чоры![]() Бу чорда Идел-Чулман тирәләрендә урнашкан болгарлар бик күп мәдәни үзгәрешләрен кичерә — төрле иҗтимагый-сәяси һәм икътисади сәбәпләр аркасында бабаларыннан килгән тәңречелек урынына исламга, борынгы бабаларыннан калган болгар руннардан (рус.) гарәп язуына, огур телләре төркеменә (рус.) керүче болгарларның теленнән (рус.) - күрше куман-кыпчаклар кулланган нык аерылган[12][13] гомумтөрки телләре (рус.) төркеменә керүче кыпчак теленә күчәләр. Матди культураның югарылыгы рухи мәдәниятнең дә үсешенә ярдәм иткән. Болгар илендә мәктәп-мәдрәсәләрнең булганлыгы, аерым укымышлыларның төрле фәннәр, әйтик, тарих, хокук, фәлсәфә гыйлемнәре белән шөгыльләнүләре билгеле. Шул ук сәбәпләр аркасында матур әдәбият, шигърият киң таралган: Йосыф Баласагуни, Әхмәд Йүгнәки, Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакырганый кебек уртак төрки, Кол Гали һәм башка җирле галимнәрнең әсәрләре болгарларның рухи дөньясын нык баета. Безнең чорына килеп җиткән Идел буе болгарлар сөйләшкән телдә (бүгенге чуаш теленә охшаш) беренче язулары XIII—XIV гасырларга туры килә.[14] Монгол империясе һәм Алтын Урда чоры
Бу чорның башында иҗат итү кыпчак телләрендә дәвам итә, бердәм дәүләтнең уртак теле булган төрки теле (ингл.) нигезендә Иске Татар әдәби теле формалаша башлый. Идел-Урал татарларының мәдәни үсешенә бу чорда йогынты ясаган әсәрләр арасында Сәйф Сараиның «Гөлестан бит-төрки», әл-Хорезминең «Мәхәббәт-намә»[15], Кутб[16] Низами Гәнҗәвинең «Хөсрәү вә Ширин (ингл.)», Мәхмүд әс-Сараи әль-Булгаринең «Нәхҗ әль-фарадис», Рабгузыйның «Кыйссасел-әнбия», Мөхәммәдьярның «Төхфәи мәрдан» һәм «Нуры-Содур», һәм күп башка авторларның әсәрләре керә. Чыгышы белән Болгардан булган, Сарай-Бәркәдә эшләгән Мәхмүд бин Гали әсәре Нәхҗ әль-фәрәдис (рус). («Оҗмах бакчаларына ачык юл») 1357 елда иске Татар әдәби телендә язылган. Бүгенге көнгә кадәр сакланган 11 кулъязма күчермәсеннән 1360 елга караганы (иң борынгысы) Тексттан бер өлешенең латин әлифбасы нигезендәге транслитерациясе:
Иске татар әдәби теле XIX гасырның уртасына кадәр кулланылышта саклана.[17] Казан ханлыгы чорыӘлеге чор татар әдәбиятының күренекле вәкилләре — Колшәриф, Мөхәммәдьяр, Шәриф Хаҗитархани, Өмми Кәмал кебек шагыйрьләр. XVII гасыр татар әдәбиятыXVII гасырдагы язма мәдәният башка чорлар белән чагыштырганда шактый ярлы. Әмма объектив шартларны искә алганда, бу дәвер мәдәниятендә дә уңай яклар булуын күрергә кирәк. Анда элеккеге рухи казанышларны яңа тарихи шартларга нисбәтән торгызырга, хәтта үстерергә омтылыш бар. Әдәбият һәм фольклор, әдәбият һәм тарих үзара тагын да якыная төшә. Язмаларның тел-стилендә халыкның сөйләм теленә борылу үзен сиздерә. Шигъри фольклордагы аерым сурәтләр, формалар язма әдәбиятка күбрәк керә башлыйлар. Суфичылык үзен нык сиздерә. Мәүла Колый һәм Габди кебек шагыйрьләрнең әсәрләрендә әхлакый-фәлсәфи мәсьәләләр, кеше турында карашлар үзәккә куела, аларны сәнгати хәл итүдә уңышлы гына адымнар ясала. XVII гасыр әдәбияты — күпгасырлык татар әдәбияты тарихының мөһим бер сәхифәсе. Элеккеге күп кенә традицияләр шушы дәвер аша XVIII—XIX гасырларга тапшырылды. XVIII гасыр татар әдәбиятыXIX гасыр татар әдәбиятыӘлеге чорда татар мәгърифәтчелеге хәрәкәте формалаша, бу чорның төп фигурасы — Каюм Насыйри. Төп тенденция буларак XIX гасырның икенче яртысыннан башлап (XX гасырның беренче яртысына, XX гасыр татар әдәбияты![]()
XX гасырның үзенчәлеге, беренче нәүбәттә, социаль тетрәнүләр, сугышлар һәм революцияләрдән гыйбарәт. Ул бигрәк тә Россия составына кергән халыклар тарихында ачык чагыла. Бу чорга алар капитализм ныгый барганда, милли азатлык хәрәкәтләре көчәйгәндә аяк бастылар. 1907 елда «Әл-ислах» газетасы, «Әхбар» газетасы һ. б., 1912 елда Фәхрелислам Агиевның балалар өчен «Ак юл» журналы, Әхмәтгәрәй Хәсәниның «Аң» журналы һәм башкалар чыга башлыйлар. Бу чорда әдәби татар теле гади гади халыкның сөйләм теле белән якынлаша башлый. 1920 елларда телнең актив терминологик төзелеше татар һәм гарәп-фарсы лексикага, 1930 елларда — рус һәм интернациональ лексикага нигезләнеп бара.[18] Гасыр башында яңа һәм яшь сыйныф — пролетариат — азатлык көрәше мәйданына чыкты. Социализм идеяләре белән коралланган бу сыйныф күп кенә илләрдә хакимиятне үз кулына алу максатын куйды. Шул максатка ирешүдә бигрәк тә Россиядәге эшчеләр сыйныфы алдынгы булды. Аның көчле оешмалары һәм фиркаләре барлыкка килде. Татар әдәбияты XX гасырга барлык жанрлары формалашкан, мәгърифәтчелек реализмын уңышлы үзләштерә барган хәлдә килеп керде. Беренче рус революциясеннән соң илдә туган шартлар аның тизлек белән үсеп китүенә юл ачты. Шуннан соңгы 10—15 елда татар әдәбияты һәм тематикасы, һәм сәнгатьчәлеге белән яңа үрләргә күтәрелде. Иң мөһиме, кешенең җанын, рухын, иҗтимагый омтылышларын, җәмгыять тормышындагы урынын аңлауда зур үзгәреш барлыкка килде. XIX гасырда әдәби әсәрләрдә аңлы мәгърифәтле кеше үзәккә куела, кешенең шәхси бәхете аң-белемгә бәйләп карала иде. XX гасыр башындагы язучылар кешегә бәхетле булу өчен болар гына җитми икәнлегенә төшенделәр. Беренчедән, кешенең асыл хасиятен табу һәм күрсәтү өчен иҗтимагый шартлар да мөһим роль уйный дип, икенчедән, кешенең яшәешендә милләтнең язмышы да зур урын тота дип, мәсьәләгә яңача карый башладылар. Гади-гадәти кеше образы әдәбиятның үзәгенә куелды. Аның борчу-шатлыклары, моң-зары, өмет-теләкләре киң чагылыш тапты. Шуның белән бергә, тормышны үзгәртеп кору, искелекләрдән котылу өчен, кеше көрәшче дә булырга тиешлеге ачык итеп куелды. Кыскасы, XX гасыр башы әдәбияты кешенең яшәү фәлсәфәсен проблема итеп күтәрде. Кеше үзе өчен яшиме, ягъни аның шәхси бәхете мөһимме? Кеше әллә башкалар өчен дә яшәргә тиешме, аның халык бәхете өчен көрәшүе мөһимрәкме дигән сораулар куелды. Ләкин мәсьәләне нигездә соңгысы файдасына гына хәл итү Октябрь инкыйлабыннан соң барлыкка килгән совет әдәбиятында берьяклы үсеш алды. Совет Россия чоры әдәбияты![]() ![]() 1927 елда Ватан сугышы (1941—1945) елларында татар әдәбиятынең үсешен яңадан күзәтергә була иде. Сугыш вакытында фронтта һәм тылда булган авыр һәмфаҗигале хәлләргә эләккән кешенең рухи халәтен сурәтләүдә, мәсәлән, яңа бизәкләр кулланылды. Совет хакимияте елларында кеше шәхесенә карата мондый берьяклы карашның өстенлек итүенә дә карамастан, әдәбиятның аерым казанышлары булганын да кинәнеп әйтергә кирәк, ягъни ул үсешен туктатмады. Әлбәттә, бу үсеш темпын XX гасыр башындагы яңарыш колачы белән чагыштырып булмый иде. Гасырның беренче чиреге әдәбият өчен аерата уңдырышлы булды. Яңа жанр төрләре һәм формалары барлыкка килде. Психологик һәм иҗтимагый роман, фантастик повесть, романтик хикәя һәм драма, гражданлык лириасы, трагедия һ. б. жанрлар туды, булганнары тагын да үсте һәм баеды. Модернистик характердагы әсәрләр язылды. Кешене сурәтләүдә төп алымнардан берсе булган психологик анализ тирәнәйде. Әдәби тел нормалары тагын да ачыкланды. Хәзерге әдәбият
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
ЧыганакларСылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia