Допплер эффекты![]() ![]() ![]() Допплер эффекты — нурланыш чыганагы һәм/яки күзәтүче (алгыч) хәрәкәтенә күрә күзәтүче алган ешлыкның (димәк дулкын озынлыгының) үзгәреше. ![]() Эффект Австрия физигы Кристиан Допплер хөрмәтенә аталган. ТасвирӘгәр дулкыннар чыганагы мохиткә карата хәрәкәт итсә, дулкын максимумнары арасы (дулкын озынлыгы) тизлеккә һәм хәрәкәт юнәлешенә бәйле була. Әгәр чыганак алгычка таба хәрәкәт итсә, ягъни ул тараткан дулкынны куып җитсә, дулкын озынлыгы кими бара. Әгәр чыганак алгычтан ераклашса, дулкын озынлыгы арта:
Хәрәкәтсез алгыч түбәндәге ешлыкны күзәтә:
Әгәр алгыч чыганакка таба хәрәкәт итсә, ул дулкын максимумнарын ешрак күзәтә һәм киресенчә. Хәрәкәтсез чыганак һәм хәрәкәтләнүче алгыч өчен:
биредә — мохиткә карата алгычның тизлеге (чыганакка таба якынлашу очракта — уңай) Гомуми очракта тигезләмә болай күренә:
Релятивистик Допплер эффектыЭлектромагнитик дулкыннар (яки бүтән массасыз кисәкчекләр) вакуумда таралуы очрагында, ешлык өчен тигезләмә Махсус чагыштырмалылык теориясеннән чыгарыла:
биредә
Чыганак күзәтүчедән радиаль итеп ераклашуы очракта: , якынлашу очракта: . Релятивистик Допплер эффектының ике сәбәбе бар:
Соңгы фактор Допплер аркылы эффектына китерә: дулкынча вектор һәм чыганак тизлеге векторы арасындагы почмак тигез булган очракта ешлык үзгәреше тик релятивистик күренеш булып тора һәм классик аналогы юк. КүзәтүДопплер эффекты бар дулкыннар һәм кисәкчекләр агымы өчен бар, шуңа күрә көн саен күзәтелә. Мәсәлән: автомобиль яки пуез якынлашуы очракта аның тавышының ешлыгы арта бара (югарырак була), һәм киресенчә. КуллануДопплер эффекты — Галәмне тикшерүдә зур роль уйный, нәкъ әлеге эффект ярдәмендә Зур Шартлау, Галәмнең яше, Кызыл тайпылма ачыкланды. Допплер эффекты астрономиядә, ЮХИДИ (радарлар) хезмәтендә, һава торышын тикшерүдә, медицинада, ультратавыш диагностикада, атом-төш физикасында, хәрби техникада, саклау сигнализациясендә киң кулланыла. Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia