Екатерина Зарина
Зарина Екатерина Ивановна (кыз фамилиясе Новикова; 1 октябрь 1837 ел— 25 гыйнвар 1940) — рус язучысы, мемуарлар язучы. БиографиясеЕкатерина Ивановна Зарина 1837 елның 1 октябрендә Анапа шәһәрендә туган (кайбер мәгълүматлар буенча 1835 елда.)[2]. Озак вакытлар Сердобск һәм Пенза губернасының Сердоба өязе Пяша авылында яши. Пензада дворян пансионында белем ала. 1859 елда Санкт-Петербургка күчеп килә. «Современник» журналы, «Русь» гәзите, «Русский паломник» журналы белән хезмәттәшлек итә. Екатерина Ивановна күп кенә хикәя, повесть, пьесалар авторы. Аның төп эшләренең берсе — «Николая Бронский» романы. Хәтирәләрендә Пензага багышланган битләр бар. Зарина Екатерина Ивановна әдәби тәнкыйтьче, шагыйрь, тәрҗемәче Зарин Ефим Федоровичта кияүдә була. Язучы һәм әдәбият белгечләре Андрей Ефимович (1862-1929) һәм Федор Ефимович (1870— 1941) Зариннарның һәм архитектор Сергей Ефимовичның әнисе[3]. Әдәби эшчәнлеген Некрасовның «Современник» журналында башлый: 1863 елның декабрендә аның беренче әсәре, «Питомцы» хикәясе имзасыз басылып чыга. Олыгайгач мемуарлар яза. 900 биттән торган кулъязмада мемуарлары әлегә кадәр нәшер ителмәгән. Екатерина Ивановна ярты гасырдан артык Петербургның әдәби даирәләренә якын була. Башлыча, ул «Отечественные записки» журналы нәшерче А.А.Краевский белән еш очраша. ![]() Зарина Екатерина Ивановна 103-нче яшендә 1940 елның 25 гыйнварында Ленинград янындагы Пушкин шәһәрендә вафат була. Басмалары
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia