Идел-кыпчак телләре![]() ![]() ![]() ![]() Идел-кыпчак телләре (болгар-кыпчак телләре, урал-кыпчак телләре, төньяк-кыпчак телләре) - кыпчак төркеменә кергән телләр төркемчәсе. Бу төркемчәгә татар һәм башкорт телләре керә. Бу төркемчә диалектлар континуумы булып килә (мәсәлән, башкорт теленең көнбатыш диалекты татар теленең үзәк диалектына охшаш, татар теленең типтәр диалектында башкорт сыйфатлары бар). Себер татарлары сөйләшә торган телне мөстәкыйль тел дип санарга мөмкин. Мөстәкыйльлек сыйфатлары мишәр диалектында да бар. Идел-кыпчак телләренең берлеге барлык галимнәр тарафыннан да кабул ителми. О.А. Мудрак татар телен "сары-кыпчак", башкорт телен ногай-кыпчак төркемчәсенә керткән. Шуннан Мудрак бу классификациядән кире кайткан, әмма хәзерге вакытта аны Анна Дыбо тота. ҮзәнчелекләрИдел-кыпчак телләре башка көнбатыш-кыпчак телләреннән элегрәк барлыкка килгәннәр һәм көнчыгыш-кыпчак телләре белән күбрәк бәйләнешләре бар. Төркемчәнең төп үзәнчелеге - и/е, у/о, ү/ө һәм аларның киресенчә алмашуы:
Әмма себер-татар, мишәр сөйләмнәрендә һәм башкорт теленең кайбер диалектларында бу күчмә хәрәкәт юк. Үзәнчәлекләр морфологиядә дә очрый: мәсәлән, фигыльнең өченче зат берлек санындагы төрләнеше: тат. бара, башк. бара, каз. барады, кырг. барат. Башкорт һәм татар теле бик охшаш, әмма аермалары да бар (түбәндәге үрнәкләрнең беренчесе — башкортча, икенчесе — татарча, өченчесе — казакъча):
Шулай ук башка аермалар да бар. Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia