Кырымчак теле
Кырымчак теле (үзатамасы Кърымчах тыльы) — кырымчаклар теле, төрки телләрнең кыпчак төркеменә карый. Угыз төркеме тәэсире зур (аеруча фонетика һәм лексика өлкәләрендә). XIX гасырга кадәр үзатамалары «чагатай» булган. Икенче бөтендөнья сугышына кадәр Кырымда 6 мең кырымчак яшәгән. 1941—1944 елларда, алман окупациясе вакытында, яһүдләр белән бергә күпләп үтерелделәр (кырымчаклар яһүд динен тоталар). Сугыштан соң якынча 1 мең кеше кырымчак телен белгән. Хәзерге вакытта, әлеге телне туган тел дәрәҗәсендә фәкать берничә кеше белә (2004 елда алар арасында булган Давид Реби кырымчак теленә багышланган хезмәтен чыгара), 100гә якын кеше аралаша ала. Тел юкка чыгу дәрәҗәсендә. Татар теле белән чагыштыру
ЯзуБашлыча, кырымчаклар арамей язуын куллансалар, 1930 нчы елларда латин әлифбасы кабул ителә. 1990 елларда кирил әлифбасы нигезендә әлифба төзелә:
Шулай ук карагызСылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia