Карачай-балкар теле
Карачай-балкар теле (къарачай-малкъар тил, таўлу тил) — карачайлар һәм балкарларның теле. Төрки телләргә керә. Карачай-Чиркәсия һәм Кабарда-Балкариядә, Урта Азиядә, Төркиядә, Якын Көнчыгыш илләрендә таралган. Гомум сөйләшүчеләр саны якынча 400 мең кеше. ӘлифбаГарәп әлифбасыЛатин әлифбасы1924 елда карачай-балкар теле өчен латин әлифбасы кабул ителә:
1926 елда әлифбага Ꞑꞑ, H h, W w хәрефләре өстәлә. Кирилл әлифбасыКарачай-балкар теле өчен кирилл әлифбасы 1924 елда төзелә, әмма ул кабул ителми: Аа Ää Ее Оо Öö Ыы Ии Уу Ӱӱ Кк Ққ Гг Ӷӷ Хх Х̆х̆ Нн Ңң Пп Лл Тт Дд Жж Сс Зз Чч Шш Бб Рр Фф Мм Вв Цц Юю Яя ь й
Рәсми рәвештә кириллица 1936 елда генә кабул ителә һәм рус әлифбасы хәрефләреннән һәм Гъ гъ, Къ къ, Нг нг диграфлардан торган. 1961—1964 елларда икенче әлифба гамәлдә торган: диграфлар юкка чыгарылалар, Ғ ғ, Ө ө, Җ җ, Қ қ, Ң ң, Ў ў, Ү ү, Һ һ хәрефләре өстәләләр. Соңрак карачай-балкар әлифбасы үзгәртеп корыла һәм шундый вариант әлеге вакытта кулланыла:
Шулай ук карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia