Илфир Якупов
![]() Илфир Якупов, Илфир Илшат улы Якупов (1982 елның 25 мае, ТАССР, Яр Чаллы) — мәдәният хезмәткәре, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры (2012―2024). Муса Җәлил премиясе лауреаты (2019). Тәрҗемәи хәле1982 елның 25 маенда Яр Чаллы шәһәрендә туган. Яр Чаллы шәһәренең татар гимназиясен, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген (2004, М. Сәлимҗанов курсы), Казан федераль университетының квалификация күтәрү буенча бизнес-идарә итү магистры (МВА) курсын (2011) тәмамлаган. Хезмәт юлы2003-2005 елларда ТР мәдәният министрлыгының театр сәнгате буенча әйдәп баручы белгече. 2005-2007 елларда ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры ярдәмчесе. 2007-2012 елларда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының маркетинг буенча директор урынбасары. 2012 елның февраленнән — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры в. б., октябреннән — театр директоры. 2024 елның 28 декабреннән Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директорының беренче урынбасары[1]. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаилә хәлеӨйләнгән, өч бала үстерә. Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia