Казан шәһәр филармониясе
Казан шәһәр филармониясе — Татарстан Республикасының иң зур концерт оешмаларының берсе, аның активында башкалада, РФ төбәкләрендә һәм чит илләрдә ел саен уздырыла торган йөзләгән концерт. Аның бөтен иҗади юлы — заманча, динамик рәвештә үсә торган, шәһәрнең музыка тормышында катнашучы һәм аның мәдәни йөзен билгели торган концерт оешмасы булдыруга этәргеч бирү[1]. Төп концерт мәйданчыгы һәм берничә иҗат коллективларының даими урнашу урыны — «Чулпан» мәдәни үзәге. ТарихКазан шәһәр филармониясе Островский урамының 25 нче йортында урнашкан. Бу бина 1998 елның 1 июнендә «Идел» концерт-филармония берләшмәсе эшчәнлеге өчен «Казан» милли мәдәният үзәге карамагына тапшырыла. Әлеге берләшмә 2000 елның 3 июлендә Казан шәһәр филармониясе статусына ия була. 2019 елның 21 мартында Казан шәһәр филармониясе үзәкнең филиалы булудан туктап, рәсми төстә мөстәкыйль оешма буларак теркәлде. Иҗат коллективлары![]()
Җитәкчеләр
Бина![]() 2020 елның 25 декабрендә Казан шәһәр филармониясе карамагындагы «Чулпан» мәдәният үзәге (Җиңү проспекты, 48а) төзекләндерү эшләреннән соң үз ишекләрен ачкан[2][3]. Филармониянең үз тавыш яздыру студиясе һәм репетиция ясау мәйданчыклары бар. Биредә продюсерлык эшчәнлеге дә алып барыла. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia