Инфракызыл нурланыш![]() Инфракызыл нурланыш — күзгә күренүче нурланышның кызыл очы (дулкын озынлыгы [1] λ = 0,74 мкм) белән микродулкынлы нурланыш (λ ~ 1—2 мм) арасындагы өлкәне алып торучы нурланыш төре. Инфракызыл нурланышның диапазоны өч өлкәгә аерыла:
Инфракызыл нурланыш шулай ук «җылылык нурланышы» буларак билгеле, чөнки җылынган әйберләрнең инфракызыл нурланышы кеше тарафыннан җылылык буларак хис ителә. Җисемнән таралган нурларның дулкын озынлыгы җылыну температурасына бәйле: температура югарырак булган саен дулкын озынлыгы шулкадәр кыскарак һәм нурланышның интенсивлыгы югарырак. КулланылышЕрактан идарәИнфракызыл диодлар һәм фотодиодлар ерактан идарә итү өчен пультларда, автоматика һәм саклау системаларында, кайбер кесә телефоннарында һ.б. кулланыла. Алар күзгә күренмәү сәбәпле кешенең игътибарын җәлеп итмиләр. Буяу киптерүИнфракызыл нурланыш сәнәгатьтә лакланган яки буялган өслекләрне киптерү өчен кулланылырга мөмкин. Бу ысул гадәти булган конвекцион ысул белән чагыштырганда өстенлекләргә ия. Болар киптерү тизлеге зуррак һәм сарыф ителгән энергия гадәти ысулдагыга караганда кимрәк булуында чагыла. Ашамлыкларны стерилизацияләүИнфракызыл нурланыш ярдәмендә ашамлыкларны инфекцияләрдән арындыру максаты белән стерилизациялиләр. Ачу тарихыИнфракызыл нурланыш 1800 елда Уильям Гершель исемле астроном тарафыннан ачыла. Кояшны өйрәнү вакытында ул күзәтү алып барылган әсбабның җылынуын киметү өчен чара эзли торган була. Күзгә күренүче спектрның төрле өлешләреннән килгән җылылыкны термометр ярдәмендә үлчәп, ул «җылылык максимумы»ның спектрда кызыл төс артындагы күзгә күренмәгән өлкәдә ятуын ачыклый. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia