Ираклий Боратынский
Ираклий Боратынский, Ираклий Абрам улы Боратынский (Баратынский), рус. Боратынский (Баратынский) Ираклий Абрамович, (1802 елның 24 феврале, Тамбов губернасы — 1859 елның 4 мае, Санкт-Петербург) — Россия империясенең дәүләт эшлеклесе, хәрби җитәкче. 1842-1846 елларда Ярославль губернаторы в.б., 1846-1857 елларда Тәрҗемәи хәле1802 елның 24 февралендә Тамбов губернасы Кирсанов өязе Вяжя авылында поляк асылзатлары гаиләсендә туган. Әтисе сенатор Абрам Андрей улы Боратынский (1767-1810), отставкадагы генерал-лейтенант, император Павел Iнең якын кешесе була. Әнисе — фрейлина Александра Федор кызы Черепанова (1776-1852). Ираклийның балачагы асылзат Боратынскийларның махсус төзелгән Мара утарында[3] уза. Петербургта пажлар әзерләүче корпуста белем ала. 1819 елда «прапорщик» хәрби дәрәҗәсе бирелеп, Лифляндиядә хезмәт итә башлый, 1824 елдан «поручик» дәрәҗәсендә Курляндиядә улан полкында хезмәт итә. 1827 елның 1 гыйнварыннан 2нче армия сәргаскәре граф П.Х. Витгенштейнның адъютанты итеп билгеләнә. 1828-1829 елларда «штабс-капитан» дәрәҗәсендә Рус-төрек сугышында катнаша. «Батырлык өчен» алтын коралы, 2нче һәм 3нче дәрәҗә Изге Анна ордены, 4нче дәрәҗә Изге Владимир ордены белән бүләкләнә, «ротмистр» хәрби дәрәҗәсе ала. 1830 елгы Поляк ихтилалын бастыруда катнаша. 2нче дәрәҗә Изге Анна ордены белән бүләкләнә. 1831 елда Россия императоры Николай I нең флигель-адъютанты итеп билгеләнә, 1836 елдан «полковник» хәрби дәрәҗәсе дә ала. 1839 елда «озак вакыт намуслы рәвештә хәрби хезмәттә булганы өчен», 3нче дәрәҗәдә Изге Владимир һәм 4нче дәрәҗә Изге Георгий орденнары белән бүләкләнә. 1835 елда генерал-майор кенәз Д.С. Абамелекның кызы фрейлина Анна (1814—1889) белән никахлаша. Балалары булмый. ![]() 1840 елда Кавказ сугышында катнаша. 1842 елның 30 августыннан «генерал-майор» хәрби дәрәҗәсендә Ярославль губернаторы в.б. итеп билгеләнә. 1нче дәрәҗә Изге Святослав ордены белән бүләкләнә. Казан губернаторы1846 елның 14 мартында Казан хәрби губернаторы итеп билгеләнә.
Соңгы еллары1853 елда «генерал-лейтенант» хәрби дәрәҗәсе ала. 1нче дәрәҗә Изге Анна ордены, 2нче дәрәҗә Изге Владимир ордены, Ак Бөркет ордены белән бүләкләнә. Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia