Балтач районы (Татарстан)
Балтач районы – (рус. Балта́синский районы) — Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район)[2]. Район 1930 елда ТАССРның административ берәмлеге буларак оештырыла. 1963 елда аны Арча районына кушалар, ә ике елдан, үзәген Балтач шәһәр тибындагы поселогында билгәләп, торгызалар[2]. 2019 елда районда хәләл җитештерү белән шөгыльләнүче компанияләр өчен «Балтач» индустриаль паркы төзелә[3]. ГеографиясеБалтач районы Татарстан Республикасының төньягында урнашкан, Арча, Кукмара һәм Саба районнары, шулай ук Мари Ил Республикасы һәм Киров өлкәсе белән чиктәш. Район территориясе - 1094,5 квадрат километр. Административ үзәге — Балтач шәһәр тибындагы поселогы, Казаннан 100 км ераклыкта урнашкан[2][4]. Рельефы 170-200 метр биеклектәге калкулык тигезлегеннән гыйбарәт. Елга челтәрен Шушма елгасы һәм аның кушылдыклары — Арбор, Кубыр һәм Көшкет тәшкил итә[2]. Гербы һәм флагыРайон гербы Балтач муниципаль район Советы карары белән 2006 елның 21 декабрендә расланды. Гербның үзәк фигурасы булып тәпиләренә районга исем биргән балта тоткан аю тора. Аю — куәт, көч, ышаныч, урман хуҗасы символы. Гербта ул йорт төзей дип сурәтләнгән, бу Балтач осталарының агачтан эше буенча гореф-гадәтләре һәм осталыгы турында сөйли. Балтаның көмеш төсе чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашуны символлаштыра[5]. Гомумән, төсләр гаммасы район тормышында табигый ресурсларның әһәмиятен ассызыклый: яшел төс табигатьне һәм сәламәтлекне, зәңгәр — намус, рухиәт һәм табигый һәйкәлләрне, алтын — уңыш, байлык, тотрыклылык, интеллект һәм хөрмәтне символлаштыра[5]. Тарих«Акмано бушлыгы» буларак та танылган Балтач бистәсенә XVII гасыр башында нигез салына. Ул вакытта җирле халык игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә [2]. 1920 елга кадәр район территориясе Казан губернасының Казан өязенә һәм Нократ губернасының Малмыж өязенә карый. Соңыннан район ТАССРның Арча кантонына кушыла. 1930—1932 елларда ул Түнтәр районына күчә, 1932 елның маенда аны Балтач дип үзгәртәләр[2][4]. 1963 елда район, башка бик күпләр кебек үк, бетерелә һәм Арчага кушыла, әмма ике елдан соң мөстәкыйль административ берәмлек буларак торгызыла[2]. 2006 — 2012 елларда район башлыгы булып Зарипов Марат Хәй улы эшли. 2012 елдан әлеге вазифаны Нотфуллин Рамил Рәшит улы башкара. Башкарма комитет белән Хәйретдинов Айдар Фоат улы җитәкчелек итә [6][7]. Хакимият
Халык2020 елга районда 33 176 кеше яши. 2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, татарлар — 84,7 процент удмуртлар — 12,5 процент, руслар — 1,5 процент. Шәһәр шартларында (Балтач штп) район халкының24,04 проценты йәши[8][4].
Милли бүленеш
Муниципаль-территориаль бүленешБалтач муниципаль районында 1 шәһәр, 17 авыл җирлекләре һәм аларның составында 77 торак пункт бар [8]. ИкътисадХәзерге торышыБалтач районы 2020 елгы милли рейтингта тормыш сыйфаты буенча барлык 43 район арасында 22нче урынны алып тора (җирле бюджет керемнәре, уртача айлык хезмәт хакы, инфраструктура, төп капиталга инвестицияләр күләме һәм башка күрсәткечләр бәяләнә). Биредә начар юлларның өлеше 12 процент кына, ике авылда гына да суүткәргеч үткәрелмәгән — бу республика буенча иң яхшы күрсәткечләрнең берсе[28]. Район икътисадының нигезе — авыл хуҗалыгы, аңа районда җитештерелгән тулай продукциянең 51 проценты туры килә. Биредә ит-сөт терлекчелеге, дуңгызчылык, сарыкчылык һәм йорт куяннары үрчетү үсеш алган. Моннан тыш, районда арыш, сабан бодае, арпа, солы, борчак, бәрәңге, җитен, көнбагыш һәм рапс игелә. Авыл хуҗалыгы җирләре 78,2 мең гектар (барлык республика буенча авыл хуҗалыгы җирләренең 2 процентын тәшкил итә), шуларның 71,1 гектары — сөрүлек җирләре. 2017 ел күрсәткечләренә караганда, районда ел саен 100 мең тоннадан артык ашлык, 67 мең тонна сөт һәм 6 мең тонна ит җитештерелә [4][29][3]. Сәнәгать җитештерүе азык-төлек, җиңел, он-ярма һәм чыгару сәнәгате предприятиеләре тарафыннан тәкъдим ителгән. Иң эре предприятиеләр — «Вамин» компаниясенең Татарстан филиалы Балтач ММК-сы, «Ушма», «Кара күл» оешмалары, «Икмәк» ПБ[29]. Инвестицион потенциал2020 елның беренче яртысында төп капиталга инвестицияләр 1,3 миллиард сум тәшкил итә. Районда барлыгы 232 кече һәм урта предприятие, шулай ук 664 шәхси эшмәкәр теркәлгән. Аларга ярдәм итү өчен муниципаль берәмлек территориясендә берничә дәүләт программасы гамәлгә ашырыла: микрозаймнар бирелә, кредит бирүне стимуллаштыру программасы эшли, җиһазлар лизингы килешүе буенча түләү чыгымнарын субсидияләү һәм башкалар[30][31]. Хәләл индустриядә эшләүче эшкуарлар өчен 2019 елда 16 гектар мәйданда «Балтач» тематик индустриаль паркы төзелә. Проектның инвесторы — «Линова» ИФК-сы, проектка беренчел кертемнәр 10 миллион сум тәшкил итә [3]. 2019 елда Иске Салавыч авылында «Татарстан» авыл хуҗалыгы предприятиесе 4 мең башка исәпләнгән мегаферма төзи башлады, проектның гомуми бәясе 450 миллион сум. Ферма ике заманча сыер абзары белән җиһазландырылыр дип көтелә. Татарстан Республикасы Гарантия фонды проектка 30 миллион сум инвестицияләү нияте турында белдерә[32]. ТранспортРайон территориясе буенча 16к-0396 «Казан — Малмыж» автомобиль юлы уза, аннан «Балтач — Шәмәрдән — Байлар Сабасы — Теләче» (шулай ук Кукмара һәм Нократ Аланы күперенәчә), 16К-0520 «Балтач — Чепья», 16К-0533 «Шеңшеңәр — Чепья — Мари-Төрек» автомобиль юлы уза[2]. ЭкологияРайонның табигый-тыюлык фонды 3950 гектар тәшкил итә. 2001 елда оешкан «Балтач» комплекслы тыюлыгы зур өлешне алып тора. Ул Арча урманчылыгының гомуми мәйданы 3452 га булган ике урман участогын: Карадуган («Муса урманы») һәм Нормабаш үз эченә ала[4][2]. Моннан тыш, район территориясендә табигать һәйкәлләренә караган табигый объектлар: Кара Күл һәм Шушма елгасы, шулай ук саклана торган табигый объект — Сурнар аучылык тыюлыгы урнашкан[2]. Социаль өлкә![]() ![]() ![]() Балтач муниципаль районының мәгариф өлкәсендә 51 гомуми белем бирү мәктәбе, лицей, ике гимназия һәм 40 мәктәпкәчә балалар учреждениесе исәпләнә. Мәдәният өлкәсе район мәдәният йорты, китапханәләр, авыл клублары белән тәкъдим ителә. Район газеталары арасында «Хезмәт» (Труд») рус һәм татар телләрендә чыга [29]. Районда берничә музей урнашкан: «Халыклар дуслыгы» туган якны өйрәнү музее, Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее, драматург Мирхәйдәр Фәйзи музей-утары. Моннан тыш, муниципаль берәмлек территориясендә Казан ханлыгы чорына һәм неолит чорына караган 11 археология һәйкәле, шулай ук 5 тарих һәм 8 архитектура һәйкәле урнашкан[29][4][2]. Район җирлегендә туган күренекле кешеләр
Искәрмәләр
Әдәбият
СылтамаларБалтач муниципаль районының рәсми сайты 2009 елның 30 август көнендә архивланган. |
Portal di Ensiklopedia Dunia