Йөзем-Ирек Рахманкулова
Йөзем-Ирек Рахманкулова, Йөзем-Ирек Салих кызы Рахманкулова, рус. Рахманкулова Изюм-Эрик Салиховна (1925 елның 14 сентябре, СССР, РСФСР, Самар — 2017 елның 28 августы, РФ, Мәскәү) — тел галиме (германист), филология фәннәре докторы (1975), профессор. РФ атказанган фән эшлеклесе (1994). Кызыл Армиянең (1946 елдан Совет Армиясе) чит телләр хәрби институты (КА ЧТХИ, рус. ВИИЯ КА) (Мәскәү), Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (рус. МГИМО) (1977) , Н. К. Крупская исемендәге Мәскәү өлкә педагогия институты чит телләр кафедрасы мөдире (1959-1990). Бөек Ватан сугышында хәрби тәрҗемәче булып катнашкан. Тәрҗемәи хәле1925 елның 14 сентябрендә Самарда (1935-1991 елларда Куйбышев) туган. Әтисе Салих Рахманкулов, Санкт-Петербургда политехника институтын тәмамлаган инженер-тимер юлчы, әнисе атаклы Аитовлар нәселеннән. 5 яшеннән Австрия мөһаҗире булган укытучыдан алман телен өйрәнә. Куйбышев мәктәбендә[1] булачак хәрби тәрҗемәчеләр әзерләүче махсус сыйныфта укый. Бөек Ватан сугышында![]() 1942 елның 29 ноябрендә КА ЧТХИ төп (чит телләр) факультетына чакырып алалар. 2 декабрьдә хәрби ант бирә. 1943 елның март-сентябрендә Ставрополь-на Волге (хәзерге Тольятти) шәһәрендә хәрби тәрҗемәчеләр әзерләүче курсларда укый. Разведка төркемендә тәрҗемәче, штаб башлыгының 2нче ярдәмчесе булып хезмәт итә. 1нче, 4нче Украина фронтларында, 1нче, 201нче, 168нче дивизияләр белән Данбасны, Киевны, Карпатны азат итүдә катнаша. Словакия баш күтәрүендә катнаша.
1956 елда капитан дәрәҗәсендә Кораллы көчләрдән хезмәттән җибәрелә. Сугыштан соңМәскәүдә КА ЧТХИның педагогика факультетын кызыл дипломга тәмамлый (1950). Адъюнктурада укый. Рус телен өйрәнүче чит ил студентларын укыта. Мәскәү дәүләт чит телләр педагогия институтында кандидатлык (1958), докторлык (1975) диссертацияләре яклый. Аның кул астында 8 кеше докторлык, 30 кеше кандидатлык диссертациясе әзерли. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ГаиләсеИре Борис Васильев, хәрби тәрҗемәче, итальян теле белгече, полковник.
Вафаты2017 елның 28 августында 92нче яшендә Мәскәүдә вафат. Хован зиратында җирләнгән[3]. Кызыклы фактАлты китап — дәреслеге бар. Шуларның берсе буенча, Алманиядә яшәүчеләр алман телен өйрәнәләр[4]. Чыганаклар
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia