Казан наместниклыгы
Казан наместниклыгы (рус. Казанское наместничество) — 1781 елдан 1796 елга кадәр гамәлдә булган Россия империясенең юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Түбән Новгордтан Сембергә кадәр, Идел буенда урнашкан. Административ үзәк — Казан шәһәре. ТарихКазан наместниклыгы территориясе 1552 елның 2 октябренә кадәр Казан ханлыгында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгының Казан патшалыгында, 1708 елның 18 (29 декабреннән) 1781 елга кадәр Казан губернасында урнашкан. Екатерина IIнең административ-территориаль реформасы барышында 1780 елның 11 сентябрендә Нократ провинциясеннән һәм Зөя һәм Казан провинцияләре өлешеннән Нократ наместниклыгы барлыкка килә, ә көньяк өязләрдән Сембер һәм Пенза наместниклыклары оеша. 1781 елның 27 гыйнварында Пермь провинциясе территориясе Пермь наместниклыгы составына тапшырыла.[1][2] Ахыр чиктә, 1781 елның 28 сентябрендә Казан губернасы 13 өяз кергән Казан наместниклыгына әверелә. Шул ук елны губерна һәм өяз шәһәрләренең герблары раслана. Казан наместниклыгын ачу 1781 елның 15 декабрендә башланып, 23 декабрьдә иске учреждениеләр ябыла. 1781 елның 29 декабреннән алып 1782 елның 13 гыйнварына кадәр Казан наместниклыгы өязләре ачыла.[3] Павел Iнең 1796 елның 12 декабрендәге указы нигезендә, Казан наместниклыгы яңадан Казан губернасына әверелә. Географик характеристикаКазан наместниклыгы Идел буенда урнашкан. Төньякта Нократ наместниклыгы, Көнбатышта Уфа наместниклыгы, Көньякта Сембер наместниклыгы, Көнбатышта Түбән Новгород наместниклыгы белән чиктәш. Озынлыгы 410 чакрым, киңлеге 237. Иделнең уң як ярындагы таулардан тыш, күбесенчә тигезлек җирләре, таулы урыннар бөтенләй юк дисәң дә була. Шулай ук эре сазлыклар һәм дала җирләре юк.[4] Административ бүленешКазан наместниклыгына Арча, Казан, Козьмодемьянск, Лаеш, Мамадыш, Зөя, Спас, Тәтеш, Чар, Чуел, Чабаксар, Чистай, Ядернә өязләре керә. 1796 елда Арча, Спас һәм Тәтеш өязләре бетерелә, 1802 елда соңгы икесе яңадан торгызыла.[1][2] Наместниклыкны төзегәндә Арча, Мамадыш, Чистай, Лаеш, Спасск һәм Тәтеш шәһәрләре барлыкка килә. Алар электән үк гамәлдә булган, ләкин Арча, Лаеш һәм Тәтеш шәһәр яны, Мамадыш, Чистай һәм Спаск казна ведомствосы авыллары булып саналганнар.[4] ИдарәчелекГенерал-губернаторлар
Наместниклык хөкемдарлары
Вице-губернаторлар
Карталар
Шулай ук карагызСылтамалар
Чыганаклар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia