Камера оркестры![]() Классик инструменталь музыкада камера оркестры дип гадәттә 30 дан артмаган музыканттан торган зур булмаган оркестрны атыйлар. Төп репертуары — XVII—XX гасыр аралыгында язылган әсәрләр. ТарихРенесанс ахырында «камеры» сүзен оркестрлар һәм театр сәнгатенә карамаган күпчелек дөньяви чарага карата кулланган. Аннары бик тиз арада сүз сарайларның театраль һәм төрле дини дә, дөньяви да оркестрларына карата кулланылыш таба. Камера сүзе зур булмаган зал, салон һәм шуннан чыгып музыкантларның артык күп булмавына ишарә була[1]. Инструментлар турындагы трактатында Һ. Һерпф (1935) бу төр оркестр төшенчәсенең аңлатмасы шундый: «композициянең табигатенә һәм тавыш таләпләренә карап һәрвакыт үзгәртелә торган кечкенә оркестр» [2]. Әмма камера оркестрының ни белән зур ансамбльләрдән (октет, нонет һ.б.) аерылуы төгәл ачыкланмый. XVIII гасыр ахырында сүз хәзерге мәгънәсен ала [3]. Ул симфоник оркестрга каршы куела башлый. Симфоник оркестр XIX гасыр дәвамында романтик һәм пост-романтик дәвердә нык зурая. Музыкантлар саны зуррак бүлмәләргә һәм билгеле репертуарга җайлаша. Камера оркестрының яңарышы XX гасыр башына бәйле [4]. Луи Флүри тарафыннан 1929-нчы елда, башкаручыларның күбесе хәрби хезмәтләргә чакырылуы һәм зуррак түләү хакын таләп итүләре кебек икътисади шартларга бәйле торгызыла башлый [5]. Һәм Вагнерның зур оркестрлы әсәрләренән соң, аның эстетикасына каршылык белдереп әле 19 гасырда да камера оркестры өчен язылган әсәрләр аз булмый. Әйтик, Григның Холберг Сюитасы (1884), Д’Эндиның Сюитасы, Яначекның кыллылар өчен Идиллиясе (1887), Сен-Сансның бик үзенчәлекле оркестр өчен Хайваннар карнавалы (1887), Макс Регерның Симфониеттасы (1905) — болар барысы да классикларныкыннан аерылып торган оркестрга күчүне күрсәтәләр [6] . Ике музыкант Шенберг һәм Стравинский ХХ гасырның беренче яртысында барысын да тагын яңарталар: Солдат тарихы 1918, Пульчинелла 1922, Рэгтайм, Фортепиано өчен концерты, Кече оркестр өчен Сюиталар, «Домбартон окс» концерты 1938, Оркестр һәм кыллар өчен концерт 1946 һ.б.) [7][8] . Алардан тыш Камера оркестры күп замандаш композиторларны илһамландыра: А. Веберн — Дүрт көй (13 музыка коралы өчен); Э. Вилла-Лобос — Симфониетта, П. Хиндемит — Камера музыкасыннан Күңелле симфониетта, А. Онеггер артыннан оркестр бик күп музыкантларны адаштыра .(Кечкенә оркестр өчен ун симфония 7 — 12 уен коралы), Артур Хонеггер — Дөнья уеннары әкиятләренә сюита, Эрик Сати — Сократ [9] . Базельда Пол Захер 1926 20-23 музыканттан торган үзенең мәшһүр камера оркестрын булдыра [10] һәм заманның иң оста композиторларына 200дән артык заказлар биреп бу юнәлешне танытуга ифрат зур өлеш кертә[11]. Цюрихта ул шулай ук 1946-нчы елда Ричард Штраусның Метаморфозаларын башкарган 23 кыллы музыкантлык Коллегиум Музыкум оркестры белән дә җитәкчелек итә. РепертуарКамера оркестрының гадәти репертуары кантаталар, ораториялардан тора ала: оркестрга кушылып солистлар йә хорлар җырлыйлар. Шулай ук аның тарафыннан сюита (әсәрләр сериясе, башта бию характерына ия, һәм алар зуррак әсәрдән алынган яки алынмаган) кебек соло оркестр өчен эшләнгән бик күп төрле әсәрләр дә башкарыла. Камера оркестры секцияләргә бүленгән музыкантлардан тора: бу солистлар төркеме түгел. Шулай да, кайбер әсәрләр солистлар өчен эшләнгән, мәсәлән, Арнольд Шөнбергның «Камера симфониясе» унбиш инструменталист өчен язылган. Аннары мондый концепцияләр камера музыкасын мәгънәви киңәюе белән бәйле була башлаган [12] . ТөзелешеКамера оркестры квартет яки квинтет тирәсендә оештырылган : беренче скрипка (гадәттә өч-дүрт), икенче скрипка (гадәттә өч), альт (ике), виолончель (ике) һәм контрабас. Гадәттә аны дирижер җитәкли, әмма дирижерсыз төрләре дә очрый .
Татарстандагы оркестрлар тарихы1864 елда Казан университеты каршында Император Музыка җәмгыяте гамәлгә кертелә. Беренче дәверләрдә тулы симфония оркестрын җыюлар Татарстанда шактый кыен була. Татарстанда музыкаль белем бирүче уку йортлары булмый диярлек. Шушы башлангыч чорда кечкенә — камера оркестрлары гына оеша ала. Музыка җәмгыяте карамагында төрле зурлыктагы мәктәпләр, курслар, шуларда тәрбия алган музыкачылардан — ансамбльләр һәм оркестрлар барлыкка килә. Әкренләп Казанда шундый оешмалар саны арта: 1884 — «Казан музыка сөючеләр түгәрәге», 1880-еллар — «Бергә җырларга яратучылар түгәрәге»[13] һ.б. Камера оркестрлары театр һәм — соңрак — кинотеатрларны музыка белән тәэмин итә башлый. Шулай ук карагызИскәрмәләр
Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia