Кыллы оркестр![]() Кыллы оркестр — Көнбатыш классик музыкада кулланылган сызгычлы кыллы музыка коралларыннан гына торган оркестр. Гадәттә мондый оркестр түбәндәге коралларны үз эченә ала: беренче һәм икенче төркем скрипка уйнаучыларына бүленгән скрипкалар (күпчелек очракта һәрберсе төрле партияләрне башкара), альт, виолончель, еш, ләкин мотлак булмаган контрабас. Кыллы оркестрда камера оркестр кебек үк еш кына 12 дән алып (4 беренче скрипка, 3 икенче скрипка, 2 альт, 2 виолончель һәм 1 контрабас) 21 (6 беренче скрипка, 5 икенче скрипка, 4 альт, 4 виолончель һәм 2 контрабас) музыкант катнаша. Шулай ук кыллы оркестр зур симфоник оркестрдагыча 60 кешелек кыллылар төркемен дә үз эченә алырга мөмкин: 16 беренче скрипка, 14 икенче скрипка, 12 альт, 10 виолончель һәм 8 контрабас. Алман композиторы Арнольд Шёнбергның «Гүрреҗырлары» әсәрендә хәтта 84 тә: 20.20.16.16.12).[1] РепертуарыXVIII гасыр әсәрләре арасында Моцарт (шул исәптән Кечкенә кичке серенада), Уильям Бойс (сигез симфониясе кыллар өчен генә), һәм бассо континуодан башка язылган Һайдн партитуралары бар. Бу әсәрләрнең кайберләре оркестр яки кыллы квартет өчен язылганлыгы төгәл ачыкланмаган. Бигрәк тә Һайднның беренче әсәрләрендә альт һәм басның кисешеп, урыннары белән алмашынулары кебек гармония үзенчәлекләре контрабас партиясе булганын исбатлавы фараз, әмма барыбер бу төгәл билгесез. ХХ гасырда кыллы оркестр өчен язылган әсәрләр дә зур танылу яулаган: Бэла Барток — Кыллы оркестр өчен Дивертисмент, Стравинский — Аполлон, Витольд Лүтославски — Җеназа музыкасы, Бенҗәмин Бриттен (Гади симфония һәм Фрэнк Бридҗ темасына вариацияләр), Чарльз Вуоринен — Гранд Бамбула, һәм Малколм Уильямсон — Җиденче симфония. Сэр Майкл Типпетт ке кыллы оркестр өчен Концерт, Ральф Воан Уильямс ике ыллы оркестр өчен Партита язганнар. Кыллы оркестр өчен Серенадалар язган композиторлар арасында Чайковский, Дворжак, Сук һәм Элгар бар. Мендельсон яшьлегендә шулай ук кыллы оркестр өчен унөч симфония язган. Кайвакыт башта кыллы квартет, квинтет, сексет һ.б. өчен язылган әсәрләр кыллы оркестр өчен эшкәртелә. Самуэль Барберның Кыллылар өчен Адаҗиосы, Албан Бергның Лирик Сюитасының 3 нче кисәге, Арнольд Шенбергның «Якты төн» кыллы секстеты һәм икенче кыллы Квартеты, Петр Чайковскийның «Флоренция хатирәсе», Джон Корилианоның Икенче кыллы квартеты һәм Йан Сибелиусның "Andante festivo"сы моңа мисал. Сибелиус әсәрендә өстәмә литавралар партиясе дә бар. Шейкер луплары әсәре 1978 елда Дҗон Адамс тарафаннан септет өчен язылып, 1983 елда кыллы оркестры өчен эшкәртелә һәм соңгы елларда зур танылу таба. Грэм Уотерхаус оркестр өчен берничә әсәр язган, шуларның кайберләренә Бөек Хайланд сорнае партиясе дә өстәлгән («Юлбашчы сәламе»). Татарстандагы оркестрлар1864 елда Казан университеты каршында Император Музыка җәмгыяте гамәлгә кертелә. Аның карамагында төрле зурлыктагы ансамбльләр һәм оркестрлар оеша. Әкренләп Казанда музыка оешмалары саны арта: 1884 - "Казан музыка сөючеләр түгәрәге", 1880-еллар - "Бергә җырларга яратучылар түгәрәге" һ.б. Кечкенә оркестрлар театр һәм - соңрак - кинотеатрларны музыка белән тәэмин итә башлый. Бүгенге көндә булган кыллы оркестрларның күпчелеге музыка уку йортлары белән бәйле. Казан һәм башка шәһәрләрнең музыка көллиятләре һәм башка уку йортлары укучыларыннан төзелә.[2] Шулай ук карагызИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia