Карачы (этник төркем)![]() Карачы (карачу, карача, карацы) - урта гасырлардагы[1] татарлар составындагы субэтник төркем. Төньяк мишәрләрдә, себер татарларында «карацы» яки «караца» буларак та билгеле. Әлеге карачы-татарларның туган теле булып татар теле саналган.[2] ТарихыКайбер чыганаклар Чынгызхан һәм аның күп кенә кардәшләре нәкъ әлеге «карача, кара татар, харачин» субэтник төркеменнән булган дип күрсәтәләр.[3] Карачы титулы да нәк менә чыңгызлылар белән бәйле була. Карачы җәмгыятенә караган төмәннәр һәм аларның башлыклары ясаклы татарлар буларак та билгеле. Чагатай һәм Җүчи олысларында алар даими гаскәргә караганнар. Алар арасыннан, мәсәлән уфа татарлары, гаиләләре белән хәрби хезмәттә булганнар. Монгол яулары чорында карачылар гаскәр составында Кече Азия җирлегендә урнашалар, XIV гасырда әлеге җирләр Аксак Тимер тарафыннан яулап алынгач карачылар Хәрәзем җирлегенә һәм Ыссык күле буйларына күчереләләр. Соңрак, Хәрәзем җирләреннән һәм Ыссык күле буйларыннан карачылар Алтын Урда территориясенә күченеп киләләр. ХIII гасырда инде Кытай тарихчылары Чыңгызхан чын монголларын «хэй-да», ягъни «кара татарлар» дип йөрткәннәр. 1221 елда Кытай тарихчысы Мэн-да Бэй-лу «Монгол-татарларны тулы тасвирлау» дигән китабында Чыңгызханны түбәндәгечә тасвирлый:
XIII-XV гасырлар арасында Анатолияга яулап алу максаты белән килгән монгол кабиләләренең бер өлешен, Үзәк Азия төркиләрен дә Кече Азиядә халык арасында карачылар дип атаганнар.[4] Урта Азия төркиләреннән һәм Искешәһәр-Әнкара һәм Бола арасында яшәүче төрки телле мөселман монголларыннан торган халыкларны да Сәлҗуклар һәм Госманлылар чорында карачы татарлары дип атаганнар.[5] Чыганаклар
Искәрмәләр
Шулай ук карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia