Себер татарлары
![]() Себер татарлары — татар халкының этно-территориаль төркеме. Күпчелек өлеше Россиянең Төмән, Омск, Новосибирск, Томск, Кемерово өлкәләрендә яши. Себер татарлары элеккеге Себер ханлыгы дәверләрендә формалашкан. Телләре — татар теленең көнчыгыш диалекты — себер татар теле. ЭтнонимСебер татарлары арасында тубылык (Тубыл шәһәренә нисбәтле), төмәнлек (Төмән), бараба (бараба татарлары) һ.б. этнонимнар таралган. Халык саныСебердә 2010 елга якынча 500 мең татар яши дип, шуларның 300 меңе казан татарларына, 200 меңе себер татарларына карый дип санала. 1897 елгы халык санын алу буенча 46 мең кеше исәпләнгән. Төркемнәре![]() Себер татарлары составында өч этнографик төркемне аералар:
ТарихСебер татарларының этномәдәни үзенчәлекләре барлыкка килүдә төркиләр, фин-угор, самодий һәм өлешчә монгол халыклары хәлиткеч роль уйный. Соңрак аларга Бохара төбәгеннән килгән төркиләр һәм XVI йөздә — XX йөз башында Себергә күченгән Идел буе-Урал алды татарлары йогынтысы зур була. Себер татарларының төп шөгыльләре — игенчелек (бодай, арыш, солы, тары игү) һәм терлекчелек. Бараба татарларында күлдән балык тоту, тубыл-иртеш төньяк төркемендә елгадан балык тоту һәм аучылык зур роль уйный. Себер татарлары электән үк күнчелек, савыт-саба, күчеп йөрүнең традицион әйберләрен (арба, чана, көймә һ.б.) ясау, мунчаладан бау ишү (төмән һәм ясколбин татарлары), ятьмәләр, тал чыбыкларыннан әрҗәләр үрү һ.б. эшләр белән шөгыльләнәләр. XIX йөздә — XX йөз башында Себер татарларының күбесе сәүдә, читкә китеп эшләү һәм йөк ташу белән мәшгуль булганнар. Аш-суСебер татарларында традицион азык-төлекләреннән ит-сөт һәм камыр ризыклары өстенлек алып тора. Кызыклы фактБезнең көннәрдә казан татарларының бер өлеше дә үзләрен себер татарлары дип атый. Аларның кайберләре Себер татарлары белән катнашкан, башкалары күптән Себердә яши һәм, руслар кебек үк, үзләрен себерлеләр дип саный. ИскәрмәләрЧыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia