Катанов тыкрыгы (Казан)
Катанов тыкрыгы, Николай Катанов тыкрыгы (рус. Катановский переулок, переулок Николая Катанова) — Казанның Вахитов районындагы (Постау бистәсе) урам (тыкрык). Көнчыгыш һәм төрки телләр белгече Николай Катанов (1862-1922) исемен йөртә. ТарихЭлекке исемнәре — инкыйлабка кадәр Өченче гимназия тыкрыгы, 1923 елга кадәр Городецкий тыкрыгы, Гимназия тыкрыгы, 1920 еллар ахырына кадәр Коммуна мәктәбе тыкрыгы, 1930 еллардан Мәктәп урамы, 1950 еллардан Мәктәп тыкрыгы. 2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары[1] белән Мәктәп тыкрыгының Маяковский урамыннан башланып, Свердлов урамы (хәзерге Петербург урамы) белән тәмамланган өлешенә Көнчыгыш һәм төрки телләр белгече, Казан дәүләт университеты һәм Казан руханилар академиясе укытучысы, беренче хакас профессоры Николай Катанов (1862-1922) истәлегенә аның исеме бирелгән. Н.Ф. Катанов шул тыкрыкта яшәгәнгә күрә, инкыйлабка кадәр үк тыкрыкның халык арасындагы рәсми булмаган исеме «Катанов тыкрыгы» булган. Игътибарга лаек объектлар
Галерея
Тыкрык белән бәйле шәхесләрӘдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia