Чернышевский урамы (Казан)
Чернышевский урамы (рус. Улица Чернышевского) — Казанның Вахитов районында урнашкан урам. Урам рус язучысы, әдәби тәнкыйтьче Николай Чернышевский хөрмәтенә аталган. УрнашуЧернышевский урамы Казанның Вахитов районы территориясе буенча төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка үтә. Дзержинский урамы белән киселешеннән башлана Кремль, Профсоюз, Бауман, Сул як Болак, Уң як Болак, Мәскәү, Гаяз Исхакый, Борһан Шаһиди урамнарын һәм Болак елгасын кисеп үтә, Нариманов урамы белән киселендә тәмамлана. ТарихЭлек урам Кунак йорты урамы исемен йөрткән һәм Болакка кадәр генә барган (исеме Кунак йорты буенча бирелгән); урамның Болак арты өлеше Аркылы Владимир (рус. Поперечно-Владимирская) урамы исемен йөрткән. 1930 ураманар Пионер урамына берләштерелгәннәр. 1958 елда урамга хәзерге исем кушылган. Игътибарга лаек объектларИскәрмәләр
Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia