Качалов урамы (Казан)

Качалов урамы
Карта
Озынлык 594 метр[1]
Төбәк Татарстан
Шәһәр Казан
Район Казан
Халык саны, кеше 2,910[2]
Кисеп үтә
Нурсолтан Назарбаев урамы, Шаләпин урамы, Ипподром урамы һәм Газ урамы

Качалов урамы (рус. улица Качалова) — Казанның Идел буе районында, элекке Постау бистәсендә урнашкан урам. Актер Василий Качалов (1875-1948) исемен йөртә.

Географиясе

Нурсолтан Назарбаев урамыннан башланып, Шаляпин, Ипподром урамнарын кисеп үтә һәм Газ урамы белән киселештә тәмамлана.

Тарих

Хәзерге исемен 1946 елның 1 июненнән йөртә.

Игътибарга лаек объектлар

  • «Тайказан» скульптур композициясе
  • Абай Кунанбаев бюсты. 2024 елның 19 октябрендә Казанда Назарбаев һәм Качалов урамнары чатында Абай Кунанбаевка бюст ачылган. Авторы – скульптор, Казакъстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Нурбол Калиев. Бюст – Казакъстан хөкүмәтенең Татарстан башкаласына бүләге[3]. Һәйкәлне ачу тантанасында Казакъстанның мәдәният һәм мәгълүмат министры Аида Балаева[d], Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һ.б. рәсми затлар катнашкан[4].

Искәрмәләр

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya