Корея Халык Демократик Җөмһүрияте
Корея Халык Демократик Җөмһүрияте (кор. 조선 민주주의 인민 공화국) КХДҖ, Төньяк Корея – көнчыгыш Азиядә, Корея ярымутравының төньяк өлешендә урнашкан дәүләт. Төньякта Кытай белән, төньяк-көнчыгышта Россия белән чиктәш. Көньякта Корея Җөмһүрияте белән чикләшә һәм аннан хәрбиләшсездерелгән зона белән аерылып тора. Көнбатышта аны Сары диңгез, көнчыгышта Япон диңгезе сулары юа. Башкаласы – Пхеньян шәһәре. КХДҖ 1948 елның 9 сентәбрендә, 1948 елның 15 aугыcында Корея Җөмһүрияте игълан ителгәч, халык демократик җөмһүрияте буларак төзелә. Рәсми идеология булып чучхе идеялары тора, аны төзүчеләре – Ким Ир Сен һәм Ким Чен Ир — «игътибар фокусында кеше торучы фәлсәфи идеология» дип билгелиләр. Хакимият Бөек Җитәкче (рәсми титул) Ким Чен Ын җитәкчелегендәге Корея хезмәт фиркасы кулында. Административ бүленеш
Дәүләт корылышыКХДҖ — социалистик дәүләт. Гамдәләге Конституция 1972 елның 27 дᴎкәбеpдә кабул ителгән. Түбәндәге хакимият органнары эш итәләр: Югары халык мәҗлесе һәм аның Даими шурасы, Саклану ᴋәмититы, Министралар кабинеты, җирле халык мәҗлесләре һәм халык ᴋәмититлары. Президент вазифасы һәм Үзәк халык ᴋәмититы юкка чыгарылган. Аларның вәкаләтләре ЮХМ һәм аның Даими шурасына бүлеп бирелгән һәм өлешчә Министрлар кабинетына тапшырылган. Саклану ᴋәмититы рәисе — иң югары дәүләт вазифасы. ИкътисадТөп экспорт партнерлары (2014) — Кытай (86%), Һиндстан (2,2%), Пакьстан (1,3%), Африка илләре (2,8%), Көньяк Америка илләре (2,1%), Аypyпa илләре (2%), Төньяк Америка илләре (1,3%).[4] Экспортлана торган товарлар — күмер брикитлары (экспортның 33%), кием-салым (пәлтәләр, кәчтүмнәр, аᴙк тyбыкалар, һ.б.н. — 26%), тимер рудасы (6,2%), моллүсклар (3,7%), чикләвекләр (3,4%), кургаш рудасы (1,7%), чуен (1,7%), изоләцияләнгән чыбыклар (1,3%), көмеш (1,2%).[5] Төп импорт партнөрлары — Кытай (88%), Таиланд (2,7%), Россия (2,1%), Һиндстан (1,9%), Сингапур (1,2%).[6] Импортлана торган таварлар — машиналар һәм җиһзалар (тапшыру җиһазлары, видеокүрәкләр (видеодисплейлар), санаклар, элетктр трансфрмaтьıpлар, суыткычлар, телефоннар, изоләцияләнгән чыбыклар, төзелеш машиналары, һ.б.н. — 19%), тикстил эшләнмәләре (синтетик, трикотаж, ворс тукымалары, ватин, һ.б.н. — 19%), металлар (аккургаш, тышланган тасмасыман тимер, кызган килеш прокатланган тимер, һ.б.н. — 8%), минераль мәхсулатлар (7,2%), транспорт чаралары (6,3%), яшелчәләр (5,4%), химик мәхсулатлар (5,2%), азык-төлек (5,2%), хайван һәм яшелчә мәхсулатлары (3,1%), ташлар һәм пыяла (2,1%), кәгазь (1,8%), аяк һәм баш киемнәре (1,7%).[7] ТранспортЙөкләрнең 90% якыны һәм пасажирларның 80% тимер юллар аша ташыла. Тимер юллар озынлыгы — 5 200 км, автомобил юллар озынлыгы — 25 554 км. Диңгез сәүдә флоты тоннажы 709 мең тонна дедвейт. Диңгез портлары: Вонсан, Чоңҗин, Нампо, Расон һәм Һамһың. Бердәнбер халыкара аэропорт Пхеньянда урнашкан. ДинИл рәсми рәвештә атеистик милләт булып санала, әмма ил халкының якынча 16 % ы — Корея шаманизмын, 14 % ы — Хондоизмны, 4,5 % ы — Буддизмны һәм 1,5 % ы христиан динен куллана, дип хәбәр ителә[8]. Pew Research Center тикшеренү үзәге бәяләвенчә, Төньяк Кореядә 1990 елда 1000, 2010 елда 3000 мөселман булган[9]. Искәрмәләр
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia