Кубыз (чиртмә телле уен коралы)
Кубыз – төрки халыкларда таралыш тапкан чиртмә-телле музыка уен коралы. Кубыз дуга сыман бөгелгән тимер чыбыкка юка гына тел беркетелү ярдәмендә ясала. Кубызны авызга куеп чиртеп уйныйлар. ТарихКубызның иң борынгы төрләре безнең эрага кадәрге меңьеллыкларда төркиләрнең бабаларына ук мәгълүм булган[2]. Аеруча кубыз татар, башкорт, кыргыз, алтай, тыва һәм якутларның мәдәниятендә зур урын алган. Октябрь инкыйлабына кадәр кубыз татарларда “яшертен”, тавышсыз уен коралы булып йөргән һәм утырмаларда, аулак өйләрдә генә диярлек уйналган. Аның уйнавына кушылып XIX–ХХ гасырларда биегәннәр һәм җырлаганнар. Ир-атлар да һәм хатын-кызлар да кубызда уйнарга яраткан. Хәтта "Габдулла Тукайның кубыз тартып йөрүе дә мәгълүм"[2]. Бүгенге көндә кубыз сәхнәдән генә яңгырый, башка халыклыкларның милли уен кораллары кебек гадәти халык тормышынан төшеп киткән. Мәсәлән, Татарстанның Ютазы районында – «Сердәш», Бөгелмә районында – «Наза» фольклор төркемнәрендә, Казанда — Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамблендә уңышлы кулланыла. Уен коралын җитештерүБүген Татарстанда кубыз җитештерү аяныч хәлдә. Бөтен Россия буйлап музыка уен кораллары фабрикалары 1990нчы елларда ябылып беткән диярлек[3]. Кубыз кебек уен коралларын ясау халык осталарының җилкәсенә таяна. Мәсәлән, инде 2010 елларда бакыйлыкка күчкән Ифрат Хисамов ясаган кубызлар халыкта хәзер дә кадерләп саклана. Хәзерге көндә кубызны Башкорстан, Алтай, Тыва, Якут республикаларыннан алып кайтып була. Вьетнам үрнәкләре дә сүзгә алына[2]. Татарстанда аерым осталар гына калган, тик аларның исемнәре җәмгыятьнең бик тар даирәләрдә генә билгеле. АтамасыТатарларда тимер кубыз исеме белән кубыз сүзеннән аермалау өчен аталган. "Тимер кубыз" атамысы уен коралының үзенчәлекле тембрының төсмерләрен аеру өчен дә кулланылган[4]. Кубыз һәм кобыз дип Шәрыкъ дөньясында кыллы-сызгычлы кылкубыз яки кыллы-чиртмә җәя кубыз исемләнгән[4]. ТасвирламаКубызда башкарылган музыка обертоннар рәте үзенчәлекләренә нигезләнә. Барлыкка китерелгән тонның биеклеге шул вакытта тавыш чыгаруда катнашкан тел өлешенең зурлыгыннан торган[5]. Беренче иң түбән обертон чыгаруда кубыз теле тулаем яңгырый, икенче обертон чыгаруда — аның яртысы гына яңгырый һ.б. Кубыз осталары тарафынннан 15 нче обертонга җитү мөмкин булган[5].
Тотрыклы сүзтезмәләрКубызның шифасыКубызның шифасы үзенчәлекле: кубызда уйнаучы кубыз теленең калтыравын һәр күзәнәге белән тоя. Әлеге хәл организмга уңай тәэсир итә:
Шулай да карагызЧыганаклар
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia