Татар халык иҗаты бүлеге (ТӘһСИ)
Татар халык иҗаты бүгеле (1939 елдан алып) - Тел, әдәбият һәм сәнгать институты каршында татар халык авыз иҗатын җыюга, туплауга, фәнни өйрәнүгә юнәлтелгән махсус бүлек. ТасвирламаГомум фольклористикада кулланылган ысулларга нигезләнеп, бүлек хезмәте өч юнәлештән гыйбарәт:
ТарихАлшартлар1936 елда ТАССРның язучылар берлеге төзелә һәм аның каршында фольклор секциясе булдырыла. Бу секция тарафыннан 1938 елда бастырылган китап кысаларында татар халык әкиятләре, пролетариат юлбашчылары, Чапаевка багышланган җырлар, "Кызыл партизан" бәете дөнья күрә[1]. Язучылар берлеге якынлыча 2600 мәкаләләр җыела[1]. ![]() ТӘһСИ фольклор секторыБеренче экспедиция секторның мөдире Хәмит Ярми тарафыннан 1940 елда "Радлов эзләре буенча" атамасы астында Новосибирск һәм Омск өлкәләренә себер татарлары халык авыз иҗатын теркәү-җыю нияте белән оештырыла.[2][3] 1961 елда халык авыз иҗаты секторы киңәйтелә, беренче татар фольклоры фәннәр докторы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе Хәмит Ярми секторның мөдире булып куела[2]. Сектор төркеменә И.Н.Надиров, Эдуард Касыймов, В.Ф.Павлова, Х.Х.Гатина, М.Л.Шәймөхәммәтов (фольлор белгечләре), Ф.Н.Гыйззәтуллин, Х.Х.Гобәйдуллин (театр белгечләре) һәм Мәхмүт Нигъмәтҗанов (музыка белгече) керәләр[2]. Бу талантлы, хезмәт сөюче төркем ТАССРның бөтен районнарына сәфәр чыга һәм тупланган үрнәкләрне тирәнтен өйрәнүгә керешә. Эзлекле рәвештә өйрәнелгән фольклор даирәсе киңәя бара һәм чит төбәкләрдә яшәүче татарларның фольклорын туплау һәм эшкәртү эше башлана[2]. 1961-1972 елларда татар телендә Хәмит Ярми җитәкчелегендә татар халык авыз иҗатына багышланган беренче җыентыклар һәм монографияләр урын ала[2][4]:
Күпъеллы һәм эзлекле сектор эшчәнлеге нәтиҗәсендә гаять зур халык авыз иҗатының язма хазинәсе барлыкка килә. Бу җәһәттән фольклор бергечләре алдында яңа гамәли һәм теоретик сораулар барлыкка килә. Татар халык эпосы яңа күзлектән өйрәнелә башлый һәм бу өлкәдә фольклор белгечләче зур алгарышларга ирешәләр. Бу елларда көн кадагына күптомлы татар халык авыз иҗаты җыентыклары сериясен нәшер итү соравы да баса[2]. 1972 елда сектор мөдире итеп Илбарис Надиров куела. 1988 елда сектор "бүлек" дәрәҗәсенә күтәрелә. И.Н.Надиров тарафыннан күптомлы җыентыклар сериясен бастыруга багышланган киңәйтелгән план-конспект булдырыла[2]. 1976-1988 елларда сектор тарафыннан бу сериянең 12 томы дөнья күрә[2]. 1989 елда бу проектны тормышка ашыруда иң зур өлеш керткән шәхесләр Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булалар, шулар арасында Хәмит Ярми (вафатыннан соң), Х.Ш.Мәхмутов, Л.Ш.Җамалетдинов, Ф.В.Әхмәтова исемнәре[2][5]. 1992 елның сентябреннән бүлек мөдире булып Ф.И.Урманчеев сайлана. Ф.И.Урманчеев тарафыннан күптомлы татар фольклоры җыентыгын рус телендә җыгару соравы күтәрелә[2]. Бүгенге көндә бу җыентыкның ике китабы бастырылган. 1992 елда шулай ук татар халык иҗатын өйрәнүгә багышланган яңа «Фольклор һәм татар халкының этник тарихы» юнәлешенә нигез салына[2]. Бу юнәлештә мәкаләләр, монографияләр иҗат ителә, докторлык һәм кандидатлык диссертацияләр языла һәм яклана. Бүлек бүгенге көндәБүгенге көндә бүлек тарафыннан даими рәвештә экспедицияләр, фәнни тикшеренүләр оештырылып бара[6]. Шуннан тыш бүлек ике зур проектны тормышка ашыру турында өмет багълый: 25 томлык "Татар халык иҗаты" (2023 елга 2 томы дөнья күргән) һәм 15 томлык «Татарское народное творчество»[6]. Соңгысының 5 (2023 елга 9) томы дөнья күргән[6]. Фәнни хезмәтләр1970-1990 елларда бүлектә аерым халык авыз иҗаты проблемаларына багышланган фәнни хезмәтләр әзерләү һәм нәшер итү эше дәвам итә, түбәндә китерелгән хезмәтләр бастырыла[2]:
Төрле елларда түбәндә китерелгән монографияләр дә дөнья күргән[2][5][7]:
Шулай да карагыз
Чыганаклар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia