Марсель Вәгыйзов
Марсель Вәгыйзов, Марсель Васыйл улы Вәгыйзов (1983 елның 14 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Айдар) — җырчы, мөнәҗәтләр башкаручы, халыкара җыр конкурслары лауреаты, Татарстанның атказанган артисты (2014). Тәрҗемәи хәле1983 елның 14 февралендә Татарстан АССР Саба (1991 елдан Теләче[1]) районы Айдар авылында туган. Әтисе Васыйл (1958 елгы) шофер, әнисе Илһамия (1962 елгы) почтальон булып эшләгәннәр. Бертуган ике сеңлесе бар. Баян уйнауга сәләте нәселдән килә. Биш яшеннән гармунда уйный, җырлый башлаган. «Әти, әни һәм мин – музыкаль гаилә» конкурсларында катнашып килгән. 5 чакрымдагы күрше Олы Нырсы авылы мәктәбенә йөреп укыган. 8 класста укыганда нинди юнәлештән китәсен белгән. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында Венера Ганиева классында белем алган, 2005 елда музыка сәнгате факультетының ялгыз җырлау кафедрасын «халык җырларын башкаручы һәм укытучы» белгечлеге буенча тәмамлаган[2][3]. Хәзерге вакытта ― Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы[d] солисты. Эстрадада чыгыш ясый, өч сольный альбом чыгарган (2005 елда, «Килерсеңме иркә»; 2008 елда, «Жырларымда дәштем»; 2013 елда, 12 ел дәвамында башкарган иң яхшы җырлар һәм яңа композицияләр). Төрле хөкүмәт чараларында, Универсиада-2013 мәдәни программасында, Төркиядә, Казакъстанда, Мәскәүдә һәм Россия шәһәрләрендә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәрендә, Мәскәүдә Кремль сараенда Илһам Шакировның юбилей концертында (2015), Төмәндә, Әстерханда, Нефтеюганскида, Австралиядә Сабан туе бәйрәмендә һәм башкаларда катнашкан. «Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале сезоннарында даими катнашып килә[4]. Көйләр дә иҗат итә («Яшисе килә», «Җырларымда уйларым», «Җырларымда дәштем» һ.б.). Тамашачыларга барыннан да элек эстрада җырчысы буларак билгеле, әмма соңгы елларда күбрәк дини җырлар башкаруда махсуслаша. Репертуарында ― татар халык җырлары, классик композиторлар әсәрләре, ретро җырларны да заманга яраклаштырып башкара (мәсәлән, «Зәңгәр күлмәк», «Әйт, дускаем, әйт», «Эрбет»[5]), мөнәҗәтләр, нәшидләр[d]. Дингә килгәч, элекке җырларын җырламый[6]. Җиде ел диндә. Читтән торып, Казанда мәдрәсәдә укый. Рамазан аенда Марат Галимов белән мөнәҗәтләр башкара. Алып баручы Марсель Әхмәдуллин белән «Рухи моң» иҗат берләшмәсе оештырганнар. 2019 елдан башлап, мәчетләрдә яңгырый торган азанның сыйфатын күтәрү, татар мәкамен популярлаштыру максатында, «Татар азаны» дигән бәйге уздыралар. Бәйге балалар арасында да уздырыла башлаган. «Татар азаны мәктәбе» проекты белән районнарга чыгалар. Соңгы вакытта «Татар азаны» бәйгесенең Гран-при иясе (2023) Рөстәм Хөсәенов белән бергә җырлый. Никахларда, хәләл туйларда эшли. Күп кенә җырларын а капелла башкара. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Шәхси тормышыӨйләнгән. Хатыны Гүзәл, улы Шамил, кызы Динә. Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia