Теләче районы
Теләче районы (рус. Тюлячинский район) — Россия Федерациясе Татарстан Республикасындагы административ-территориаль берләмлек һәм муниципаль берәмләшмә(муниципаль район). Район Татарстанның төньяк өлешендә урнашкан, гомуми мәйданы 1160 км2. Административ үзәк — Теләче авылы. 2020 елга район халкы саны 13 778 кеше тәшкил итә[2]. Районның төп юнәлеше — авыл хуҗалыгы: терлекчелек һәм игенчелек эшчәнлекнең нигезе булып тора[3][4][5]. Теләче районында 131,7 мең га мәйданлы «Мишә» аучылык заказнигы бар, аның максаты — Татарстанның хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм торгызу[6]. ГеографияРайон Татарстан Республикасының төньяк өлешендә урнашкан һәм аның районнары белән генә чиктәш: төньякта — Саба, көнчыгышта — Мамадыш һәм Балык Бистәсе, көньяк-көнбатышта — Питрәч, төньяк-көнбатышта — Арча районнары[4] ![]() Герб һәм әләмРайон гербын кайчандыр Теләче авылында эшләп килгән зур ярминкәне чагылдыра: анда алтын тәңкәләр һәм башак бөртекләре белән тутырылган үлчәү сурәтләнгән. Үлчәү төбәкнең заманча үсеш потенциалын һәм бер үк вакытта аның бай тарихи һәм мәдәни мирасын, биредә икмәкнең алтынга тигезлеген күрсәтә. Гербның яшел төсе районның авыл хуҗалыгы юнәлешен, шулай ук табигатьне, сәламәтлекне, яшьлек, тормыш үсешен чагылдыра. Алтын төс — уңыш, байлык, акыл, хөрмәтне, көмеш төс — ачыклык һәм татулык, кызыл төс — батырлык, көч, хезмәт сөючәнлек һәм бәйрәм символы. Герб Теләче районы Советы карары белән 2006 елның 23 декабрендә раслана. Район әләменә гербтагы кебек рәсем төшерелгән[4]. ТарихХХ гасырга кадәрТеләче төбәгенең кешелек тарихы моннан 8-10 мең еллар элек вак кабиләләрнең шушы җирләрдәге беренче адымнары белән башлана. Сөңгеләр, җәя-уклар белән коралланган аучылар Мишә, Казансу, Нократ елгалары үзәннәрендә туктыйлар. Шушы вакытларга караган таш ук очлары, кыргычлар, сөяккә беркетелгән вак пластиналар, Арча, Балтач, Теләче районының Сауш авылы тирәсендә табыла[7]. IX-X гасырларда борынгы кешеләр бу тирәлекләрдә яшәү өчен хәвеф-хәтәрсез, кечкенә елгалар, инешләр булган җирләрне үзләштерәләр. Шундый урыннарның берсе — Нырсы елгасы. Хәзерге Олы Нырсы авылына X гасыр ахырында нигез салына[7]. XVI гасырның беренче яртысында хәзерге Теләче районы территориясе Казан ханлыгы cоставына кергән була. Ханлык территориясе юлларга белән бүленгән булган, ә Галицк, Арча, Җөри, Нугай юллары иң мөһимнәрдән саналганнар. Теләче районы территориясе Җөри юлы кырыенда урнашкан булган, һәм әлеге юл хәзерге Иске Җөри авылы яныннан үткән[7]. XVI гасыр Теләче тирәсендәге авыллар чәчәк аткан вакытка туры килә. Әлеге чорга караган кабер ташлары Олы Кибәхуҗа, Олы Мирәтәк, Иске Җөри, Тәмте, Тәмте-Мәтәскә, Шәдке авылларында табылды[7]. 1552 елда Казан шәһәре Иван IV тарафыннан яулап алына. Ләкин ханлык та шул чакны яшәүдән туктый дип әйтү дөрес булмас иде: Казан ханлыгында баш күтәрүләр 1557 елларга кадәр бара. Шушы хәлләр аркасында Теләче территориясендәге Ачы, Карабаян, Күкчә, Мирәтәк, Тәмте, Шәдке кебек авылларның халкы башка җирләргә күчеп китәргә мәҗбүр була. Ярты гасыр үтүгә бу авыллар урынында яңалары үсеп чыга, ләкин яңа халыкның бер өлеше рус милләтеннән була[7]. 1874 елгы Екатерина II кул куйган күрсәтмә нигезендә, татар морзаларына үзләренең затлы нәселдән булуларын исбатларга һәм Россия дворәннары кулланган барлык өстенлекләргә дә ия булырга мөмкинлек бирә. 1791 елда шушы өстенлекләрне алу нияте белән, Кече Кибәхуҗа, Югары Кибәхуҗа, Ямбулат, Олы Шыңар, Кече Шыңар авыллары татарлары русчага тәрҗемә ителгән шәҗәрә һәм XVII гасырда язылган грамотага таянып, үзләренең кнәзь Янбулатовлар нәселеннән булуларын исбатларга тырышып карыйлар. Ләкин аларның эше башта 1791 елда, соңрак 1842 елларда кире кагыла[7]. Шушы елларда шулай ук Шәдке авылы татарлары үзләренең кнәзь Муралеевлар нәселеннән булуларын исбатламакчы булалар. Материаллар һәм документлар аларның хаклы рәвештә мөрәҗәгать итүләрен исбатласа да, бу эш уңай чишелеш тапмыйча, судтан судка йөрүгә генә әйләнеп кала. Ләкин шунысы игътибарга лаек: Югары һәм Кече Кибәхуҗа, Ямбулат, Шәдке авыллары халкының яртысыннан артыгы, чыннан да, төрле кнәзьләр нәселеннән чыккан[7]. 1860 еллардан алып 1917 елга кадәр Теләче районы җирләре Казан губернасының ике өязенә бүленгән була[7]: Кибәхуҗа волосте: Теләче, Ачы, Олы Кибәхуҗа, Югары Кибәхуҗа, Екатериновка, Кече Кибәхуҗа, Казаклар, Максабаш. Клүчишче волосте: Клүчишче, Алан, Балыклы, Олы Мирәтәк, Олы Нырсы, Күкчә, Кече Мирәтәк, Кече Нырсы, Пановая гора, Сауш, Шармаш. Шомыртбаш волосте: Борчаклы яз, Субаш, Тәмте. Әбде волосте: Әбде, Тактамыш, Ташлыяр. Елыш волосте: Баландыш, Олы Саурыш, Олы Тиләҗе, Комаровка, Түбән Саурыш, Яңа Җөри, Җәнәй, Иске Җөри, Орымширмә. Карабаян волосте: Карабаян, Кылбагыш, Олы Мирәтәк. Советлар Союзы составында1920—1927 елларда — ТАССР ның Лаеш ᴋанᴛуны, 1927—1930 елларда — ТАССР ның Арча ᴋанᴛуны cоставына кергән. ВЦИК (БҮБК) Президиумы тарафыннан 1935 елда Taᴛapcтaн AССР ы яңадан үзгәртелеп корыла. Шушы вакытта Саба районыннан аерылып, Теләче районы барлыкка килә. Ләкин 1959 елда районның территориясе яңадан Саба районына кертелә. 1991 елда район кабаттан торгызыла һәм хәзерге көнгә кадәр яшәвен дәвам итә[4]. Хәзерге көннәр2015 елда Теләче районы һәм Төркия муниципалитеты Гебзе шәһәре тугандаш шәһәрләр булдылар[8]. 2011 елдан 2019 елга кадәр районны Зарипов Илдус Фатыйх улы җитәкли. Җирле коррупцион җәнҗал аның исеме белән бәйле[9]: кайбер район эшмәкәрләре 2015 елдан «Строитель» компаниясен законсыз эшчәнлектә гаепләп прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Аларның сүзләренә караганда, компания эшмәкәрләрдән республика программалары объектлары төзелеше өчен берничә тапкыр бурычка материаллар алган, әмма акчаны кире кайтармаган. Гаризалар буенча, Зарипов мондый килешүләрдә шәхсән гарант булып торган[10]. Районның элеккеге башлыгы, үз чиратында, теләсә нинди гаепләүләрне кире кага. 2019 елда аны Лаеш районы җитәкчесе итеп куялар[11][12][13]. Ә Теләче районы башлыгы итеп шул елның сентябрендә Татарстанның элеккеге Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов билгеләнә[14]. 2024 елның сентябреннән район башлыгы ― Айрат Гыйльван улы Фәтхуллин [15]. Халык2020 елга район территориясендә 13 778 кеше яши, шуларның 88% ы — татарлар, 11% ы — руслар, 1% — башка милләт вәкилләре[2][4].
Милли cостав
Карталар
Муниципаль-территориаль бүленешТеләче районында 13 авыл җирлегенә кергән 53 торак пункт бар:
ИкътисадСәнәгатьРайонның иң эре сәнәгать предприятиеләренең берсе — «Вамин-Татарстан» май җитештерү заводының филиалы — Теләче сөт-май заводы. Башка эре коммерция объектларына Теләче мебель фабрикасы, «Теләчеагрохимсервис» йөк ташучысы, «Татавтодор» компаниясенең Арча юл участогы филиалы, «Саба газ» Теләче районы газ эксплуатацияләү хезмәте керә[3][4]. Авыл хуҗалыгыРайон авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшли, анда төрле формадагы 30 дан артык хуҗалык субъекты, шул исәптән крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар бар. Җитештерү эшчәнлегенең төп юнәлешләре — игенчелек һәм терлекчелек. Төбәкнең эре аграр предприятиеләренә «Максабаш», «Алан» терлекчелек оешмалары, «Игенче» агрофирмалары керә. Районда гаилә фермалары да күп[3][4][5]. 2020 елда үсемлекләр өчен химикатлар җитештерүче «Август» компаниясе районда 10 мең га мәйданлы орлыкчылык хуҗалыгы сатып алды, бу «Август»ка төбәкнең иң эре агрокомпанияләре мәйданнарына якынлашырга ярдәм итте[31]. Шул вакытта Алан авылында сәгатенә 50 м3 азык җитештерә торган азык үзәге ачалар һәм 1000 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән Сөт комплексына нигез салалар, ул 2021 елда эшләп китәргә тиеш[32][33]. ![]() Инвестицион потенциал2020 нче елда Теләче районында 0,82 % лы эшсезлек дәрәҗәсе теркәлгән, бу Татарстандагы иң югары күрсәткеч, уртача республика күрсәткече — 0,56 %[34]. Шул ук вакытта 2017 елда район эшкуарлар кәефен һәм аларның хакимият белән мөнәсәбәтләрен бәяләгән рейтингта Татарстанның лидерларының берсе була[35][36]. 2019 елда Теләче районына туры чит ил инвестицияләре 32,1 мең доллар тәшкил итә[37]. 2012 елда районда «Теләче» сәнәгать мәйданчыгы ачылды, ике елдан соң анда дүрт резидент була, алар арасында «Policom» Теләче торбалар заводы (җәлеп ителгән инвестицияләре 100 млн.сум), «Фимако» көнкүреш һәм сәнәгать әйберләре җитештерү заводы (300 млн. сум инвестицияләр) бар[38]. 2020 елда мәйданчык нигезендә Индустриаль сәнәгать паркы ачыла[39]. Аны яңадан җиһазлауга федераль һәм республика бюджетларыннан 53,1 млн. сум бүлеп бирелә һәм 10 млн. сумнан артык шәхси инвестицияләр җәлеп ителә[40]. Хәзерге вакытта паркта 9 резидент эшли, 300 дән артык эш урыны булдырылган. 2024 елга резидентлар саны 16 га кадәр, ә алар булдырган эш урыннары ике тапкыр артыр дип көтелә[41]. 2014 елдан Теләчедә Табигый газны сыекландыру буенча масштаблы завод төзергә планлаштыралар, проектка заказ бирүче аның инвесторы «Семирамида» Әстерхан агросәнәгать фирмасы була. Ул вакытка проектның фаразланган бәясе 2,1 млрд. сум (2014 елның июнь аена курс буенча) тәшкил итә. Әмма 2018 ел башында эшләр башланганчы ук завод проекты «ТопГаз» компаниясенә тапшырыла[42]. Хәзерге вакытта проектка кертелгән инвестицияләр күләме якынча 2,9 млрд. сум, заводны төзү 2021 елда төгәлләнер, аның куәте — сәгатенә 6 тонна булыр дип көтелә[43]. ТранспортТеләче районы аша «Казан — Теләче — Байлар Сабасы», «Казан — Теләче — Мамадыш», «Казан — Яр Чаллы», «Теләче — Арча», «М-7» автомобиль юллары уза. Иң якын тимер юл станциясе Теләче авылыннан 39 км ераклыкта Арча шәһәрендә урнашкан[6]. ЭкологияТеләче районы территориясе буенча Мишә елгасы ага. Район рельефы дулкынлы тигезлекләрдән тора, монда төзелеш ташы, известь, торф ятмалары бар. Районда 1182 тамырлы үсемлек теркәлгән, аларның кайберләре Татарстанның Кызыл китабына кертелгән, шул исәптән, төкле күрән, тар яфраклы мамыкбаш, йод үләне, күкәйсыман листера, алтай җилдәге. Шулай ук монда 284 төр хайван, шул исәптән куян, сусар, бурсык, америка чәшкесе һәм башка хайваннар теркәлгән[6]. Теләче районында «Мишә» аучылык заказнигы эшли, аның гомуми мәйданы 131,7 мең га җитә. Ул үз эченә урман һәм сука җирләрен, су-сазлык комплексларын ала. Заказник Татарстан Республикасында аучылык объектларына кертелгән хайваннар дөньясы популяцияләрен торгызу һәм саклау өчен булдырылган[6]. Социаль өлкәТеләче авылында 1771 елда алпавыт Н. М. Аристова акчасына төзелгән мәдәният һәйкәле — Изге Богородица Покров чиркәве урнашкан[6]. Район территориясендә Туган якны өйрәнү музее эшли, аның фондында 4,5 меңнән артык экспонат, шул исәптән, уникаль предмет — беренче граммофоннарның берсе саклана[44] . Музейда «Теләче осталары» халык үзэшчәннәре клубы эшли[3]. 2017 елда Теләче районында яңа Боз сарае ачылды[45]. ![]() Район җирлегендә туган күренекле кешеләр
Шулай ук карагызЧыганаклар
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia