Мулланур Вахитов (спектакль, 1948)
«Мулланур Вахитов» — Нәкый Исәнбәтнең «Мулланур Вахитов» (беренче варианты «Нур Заһит») исемле пьесасы буенча Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган 5 пәрдә, 10 күренештән торучы спектакль. Премьерасы 1948 елның 1 февралендә була. Спектакльнең режиссеры — Хөсәен Ибраһим улы Уразиков (1894—1977). Композитор — Салих Сәйдәшев. Спектакльнең төп каһарманы — күренекле татар сәясәт эшлеклесе, Үзәк мөселман комиссариаты рәисе Мулланур Муллаҗан улы Вахитов (1885—1918). ![]() . ТарихСпектакль театр репертуарына «Нур Заһит» исеме белән 1944 елда алынган. Аны 1945 елның апрелендә узучы РСФСР милли театрлары смотрында күрсәтергә тиеш булалар. Әмма фирка өлкә оешмасының инкыйлабчы Мулланур Вахитов образын тудыруга карата булган каты таләпләрен үтәргә кирәк булу сәбәпле, премьера 1948 елның 1 февралендә генә мөмкин була. Драматург Нәкый Исәнбәт һәм режиссер Хөсәен Уразиков драманы берничә тапкыр үзгәртергә мәҗбүр була. Тарихи материаллар җентекләп өйрәнелә, театрда спектакльдә катнашачак актерлар өчен Мулланур Вахитовның Ватандашлар сугышы елларында Казанда булу чоры турында лекцияләр оештырыла. Әсәргә күренекле тарихчы галимнәр бәя куя. Актерлар составы күп тапкырлар үзгәртелә, хәтта спектакльнең рәссамын алыштыралар (әүвәл спектакльнең рәссамы итеп Камал театрының баш рәссамы Мәэмүн Гали улы Сутюшев (1906—1990) билгеләнгән булса, соңрак аны Эрнст Брунович Гельмс (1912—1992) алмаштыра). ![]() СюжетСпектакльдә Ватандашлар сугышының Шуралар иле өчен катлаулы чоры фонында инкыйлабчы Мулланур Вахитов тормышының Казандагы соңгы айлары сурәтләнә. Спектакль монодрама принцибы буенча оештырыла. Төп каһарман һәр күренештә өр-яңа мохиттә күрсәтелә: Мулланур Вахитов Казанны яклаучы эшчеләр, зыялылар, эсер-меньшевиклар белән очраша. Әлеге очрашуларда төп каһарман характерының төрле яклары белән ачыла бара. 1948 елда Мулланур Вахитовны белгән, аның белән бергә инкыйлабны яклап көрәшкән кешеләр исән булу сәбәпле, режиссерга икеләтә авырга килә: тарихи шәхес образын һәм инкыйлабчының җыелма сәхнә образын бирергә кирәк була. Вакыйгалар губерна башкарма комитеты бинасының бер бүлмәсендә, тимер юл вокзалында, Борисково дача бистәсендә һ. б. урыннарда бара. Декорацияләр ике планда корыла: алгы планда конкрет архитектура предметлары, арткы планда — кан төсендәге куе кызыл болытлар (инкыйлаб янгыны образы буларак) ясала. Рольләрне башкаручылар![]() Режиссер калку итеп 3 каһарманны күрсәтә:
Эпизодик рольләрдә
Искәрмәләр
Чыганаклар
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia