Нефтекама епархиясе
Нефтекама епархиясе (рус. Нефтека́мская епа́рхия, баш. Нефтекама епархияһы) — Рус православие чиркәвенең (Мәскәү патриархлыгы) Башкортстан Республикасының Бәләбәй, Дүртөйле, Нефтекама, Октябрьский, Туймазы, Яңавыл шәһәрләре; Аскын, Бакалы, Балтач, Бәләбәй, Балакатай, Благовар, Бүздәк, Борай, Дуван, Дүртөйле, Ярмәкәй, Илеш, Калтасы, Кыйгы, Кызыл Кама, Мәчетле, Салават, Тәтешле, Туймазы, Чакмагыш, Шаран һәм Яңавыл районнары административ чикләрендәге чиркәү-административ берәмлеге (епархиясе). Башкортстан митрополиясе составына керә[2]. 2019 елның маеннан епархия белән вакытлыча Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты, Башкортстан митрополиясе башлыгы Никон (Васюков) идарә итә. Тарих![]() Нефтекама епархиясе Рус православие чиркәве Изге Синодының 2011 елның 27 декабре карары белән Уфа епархиясеннән кайбер приходларны аерып чыгару юлы белән оештырыла[3]. Административ яктан Башкортстан митрополиясенә кертелә. Нефтекама епархия әрхәрәе башта «Нефтекама һәм Бәләбәй әрхәрәе» титулын йөрткән. 2012 елның 4 октябрендә Рус православие чиркәвенең Изге Синоды карары буенча идарә итүче әрхәрәйнең титулы «Нефтекама һәм Бөре әрхәрә»е итеп үзгәртелә[4]. 2017 елның 29 июлендә Рус православие чиркәвенең Изге Синоды карары буенча идарә итүче әрхәрәйнең титулы «Нефтекама һәм Октябрьски әрхәрәе» итеп үзгәртелә[5]. Епископлар
Благочиниеләр
Епархия секретаре — митр. протоиерей Алексей Тихонов. Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia