Ярмәкәй районы |
баш. Йәрмәкәй районы |
Байрак[d] |
 |  |
Нигезләнү датасы |
31 гыйнвар 1935 һәм 13 декабрь 1968 |
 |
Дәүләт |
Россия |
Башкала |
Ярмәкәй |
Административ-территориаль берәмлек |
Башкортстан һәм БАССР |
Сәгать поясы |
YEKT[d] һәм UTC+05:00 |
Халык саны |
18 205 (2002)[1], 16 723 (2008)[2], 16 604 (2009)[3], 17 162 (2010)[4], 16 766 (2012)[5], 16 521 (2013)[6], 16 193 (2014)[7], 16 046 (2015)[8], 15 909 (2016)[9], 15 737 (2017)[10], 15 259 (2021)[11] |
Нәрсә белән чиктәш |
Бишбүләк районы |
Гамәлдән чыгу датасы |
1 февраль 1963 |
Мәйдан |
1437 км² |
Почта индексы |
4521ХХ |
Рәсми веб-сайт |
ermekeevo.bashkortostan.ru |
 |
Җирле телефон коды |
34741 |
|
Ярмәкәй районы Викиҗыентыкта |
һәм Ярмәкәй районы (рус. Ермекеевский район) — Россия Федерациясенең Башкортстан Республикасына керүче административ-территориаль берәмлек (район) һәм үзенең чикләрендә Ярмәкәй районы муниципаль районы (баш. Йәрмәкәй районы муниципаль районы) атамасы белән куллана торган муниципаль берәмлек (муниципаль район).
Административ үзәге — Ярмәкәй авылы, 2011 ел мәгълүматларына күрә биредә 4 226 кеше яши.
Тарих
1935 елның 31 гыйнварында Бәләбәй районының бер өлешендә төзелә. Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.
География
Ярмәкәй муниципаль районы Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгынын уртасында, өч төбәк (Татарстан, Башкортстан, Ырынбур өлкәсе) тоташкан җирдә урнашкан. Район Ыкның уң ярында ята, район аша аның кушылдыгы — Рә елгасы ага.
Мәйданы 1437 км² тәшкил итә. Туймазы, Бәләбәй, Бишбүләк районнары белән, Татарстанның Баулы һәм Ырынбур өлкәсенең Северный районнары белән чиктәш.
Район үзәге Уфадан 235 км ераклыкта урнашкан.
Район уңдырышлы җирләргә ия, каратуфрак җирнең 73,4 %-тын биләп тора. Урманнар 15 % җирне били.
Халык
51 авыл бар, иң эреләре: Ярмәкәй, Спартак (1,05 мең), Тарказы (0,84 мең), 8 март ис. (0,8 мең), Иске Турай (0,74 мең), Суыккүл (0,79 мең).
Районның төп халыклары — татарлар, чуашлар, руслар. Шулай ук мукшы һәм удмурт авыллары бар.
Ел
|
татарлар
|
чуашлар
|
башкортлар
|
руслар[12]
|
1939[13]
|
30,3 %
|
13,8 %
|
21,3 %
|
24 %
|
1970
|
37,6 %
|
|
24,4 %
|
|
1989
|
54,4 %
|
16 %
|
11,3 %
|
|
2002
|
20,3 %
|
14,5 %
|
46,3 %
|
10,6 %
|
2010[14]
|
36,4 %
|
14,6 %
|
28,6 %
|
11,8 %
|
Мукшылар (3,7 %), удмуртлар (2,9 %).
Туган тел буенча халык (2010): татар теле — 54,8 %, рус теле — 15,3 %, чуаш теле — 13,4 %, башкорт теле — 9,3 %, ар теле — 2,8 %.[15]
Административ бүленеш
Бикәт авыл шурасы Иске Сүлле авыл шурасы Иске Турай авыл шурасы Кызылъяр авыл шурасы Рәтамак авыл шурасы Сигезенче Март авыл шурасы Спартак авыл шурасы Суыккүл авыл шурасы Тарказы авыл шурасы Түбән Олыелга авыл шурасы Урта Карамалы авыл шурасы Усман-Ташлы авыл шурасы Ярмәкәй авыл шурасы
Район җирендә туган танылган кешеләр
Сугыш геройлары
Сәяси золым корбаннары
Спортчылар
- Миңневасик Абдуллин (1946), спортчы (йөгерү), педагогика фәннәре кандидаты, СССР спорт мастеры (1977), БР атказанган физик тәрбия хезмәткәре (1999).
Икътисад
Авыл хуҗалыгы
Районда 25 эре хуҗалык, 51 фермер хуҗалыгы исәпләнә.
Авыл хуҗалыгы өчен уңышсыз килгән 2010 елда район 1178,3 млн (2009 елда 1407,2 млн) сумлык авыл хуҗалыгы продукциясен җитештергән. Эре хуҗалыкларга 27,8 % бәя туры килә (2009 елда — 37,2 %), шәхси хуҗалыкларда 65,5 % (57,2 %) җитештерелгән, фермерлар 6,7 % (5,6 %) җитештергәннәр.
Районның авыл хуҗалыгына зәгыйфь матди-техник нигез, түбән уңышдырышлык, терлекчелектә түбән җитештерүчәнлек хас.
Мәгариф өлкәсе
2010 елның 1 июненә Ярмәкәй районында 24 мәктәп эшләде. Ул уку елын мәктәпләрдә 1 892 бала тәмамлаган. Аларның 971 — татар балалары.
Татар телендә 8 мәктәптә һәм 2 филиалда 271 бала белем ала. Бу татар балаларының 27,9 %-тын тәшкил итә. 14 мәктәптә татар телен туган теле буларак тагын 568 бала өйрәнә (54,5 %).
6 мәктәптә чуаш телен 288 бала өйрәнә (91,1 %). 1 мәктәптә (Күпчәнәйдә) ар теле өйрәнелә (59 бала — 77,6 %). 1 мәктәптә (Яңа Сүлле) 20 бала эрзә телен өйрәнә (32,8 %).
Матбугат
1935 елдан бирле татар һәм рус телләрендә «Ярмәкәй яңалыклары» / «Ермекеевские новости» дип аталган район гәҗите чыгарыла. Айга 1 тапкыр башкорт телендәге «Етегән» дигән гәҗит-кушымтасы чыгарыла.[16]
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 Всероссийская перепись населения 2002 года. Численность населения субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более
- ↑ 2,0 2,1 1.5. Численность населения республики Башкортостан по муниципальным образованиям на 1 января 2009 года
- ↑ 3,0 3,1 Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, посёлкам городского типа и районам на 1 января 2009 года
- ↑ 4,0 4,1 Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан
- ↑ 5,0 5,1 Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года
- ↑ 6,0 6,1 Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. Таблица 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов — Росстат, 2013. — 528 бит
- ↑ 7,0 7,1 Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года
- ↑ 8,0 8,1 Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года
- ↑ 9,0 9,1 Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2016 года — 2018.
- ↑ 10,0 10,1 Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2017 года — Москва: Росстат, 2017.
- ↑ 11,0 11,1 Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ Рус Википедиясе
- ↑ demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=2096
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения по Республике Башкортостан (pdf). Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Башкортостан. әлеге чыганактан 2013-03-09 архивланды. 2013-03-05 тикшерелгән.
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2019-03-27, retrieved 2015-07-20
- ↑ Ермекеево.Ру (Радмир Рамазанов сайты)