Октябрь тимер юлы
![]() Октябрь тимер юлы (русча Октя́брьская желе́зная доро́га) — тимер юл ширкәте, "Россия тимер юллары" ААҖ филиалы, Россиянең төньяк-көнбатыш өлкәләрендәге тимер юл инфраструктурасын файдалану белән шөгыльләнә (Калининград өлкәсеннән тыш). Идарә үзәге Санкт-Петербург шәһәрендә урнашкан. Мәскәүнең Ленинград вокзалына кадәр инфраструктура тимер юл составына керә. Октябрь тимер юлының бер өлеше: Санкт-Петербург-Павловск Бөтендөнья Мирасы исемлегенә кертелгән (объект № 540-034c). Тарих1837 елның 30 октябрендә Патша авылы тимер юлы ачыла , озынлыгы — 27,5 км. 1851 елда ике юллы Николай тимер юлы Санкт-Петербург-Мәскәү ачыла. 1923 елда Николай тимер юлына Октябрь тимер юлы дип яңа исем кушыла. Гомуми сыйфатламаОктябрь магистраленең озынлыгы – 10 378,4 км., гомуми юллар озынлыгы — 13323,762 км. Иң зур төене — Санкт-Петербург. Сылтама
|
Portal di Ensiklopedia Dunia