Портал:Апас районы
үзгәртү
Апас районыАпас районы – Татарстан Республикасында урнашкан муниципаль район. Район үзәге - Апас штб. Чуаш Республикасы белән чиктәш. Районның мәйданы 1047,5 км², халкы 22,6 мең кеше. Районда 22 җирле үзидарә советы, 72 торак пункт, 1 шәһәр тибындагы бистә бар. Рельефы – калкулыклы тигезлек (биеклеге – 140-200 м). Үзенең кушылдыклары – Була, Өлемә, Коры Өлемә белән Зөя елгасы ага. Туфрак: караңгы-соры һәм урман, көлсу туфраклар. Урманнар район җирләренең 9%ын алып тора. Район территориясендә акшар, доломит, балчык, ком, торф запаслары бар. үзгәртү
Сайланган мәкалә![]() Җамал Вәлиди, тулы исеме Җамалетдин Җәләлетдин улы Вәлидов — татар тел галиме, тәнкыйтьче, әдәбият тарихчысы, педагог, җәмәгать эшлеклесе. Җамал Вәлиди 1887 елның 13 октябрендә Казан губернасының Тәтеш өязе (хәзерге Татарстанның Апас районы) Апас авылында мулла гаиләсендә туа. Авыл мәктәбен һәм Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, 1911-1918 елларда «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыта, шулай ук «Шура» журналы һәм «Вакыт» газетасына актив языша. үзгәртү
Апас шәхесе![]() Шәүкәт Галиев, чын исеме Шәүкәт Галиулла улы Һидиятуллин — татар язучысы, балалар шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1972). Ул 1928 елның 20 ноябрендә Татарстанның Кайбыч районы Олы Бакырчы (хәзер Апас районына керә) авылында туа. Аның малай чагы сугыш елларына туры килә. Шагыйрьнең «Әткәйгә хат» (1958) поэмасы сугыш чоры балаларының барысына да моңсу һәйкәл булып тора. үзгәртү
Киләчәккә эшАпас районына керүче авыллар турындагы мәкаләләрне тулыландырырга кирәк! Шулай ук Апас районы белән бәйле рәсемнәр дә өстәргә кирәк әле. үзгәртү
Ә сез беләсезме...![]()
үзгәртү
Мәкаләләр![]() Апас районы турындагы мәкаләләрне аның төркеменнән карагыз:
үзгәртү
Тугандаш порталлар
Төрлесе: Диннәр • Ислам • Татар теле • Габдулла Тукай • Татар матбугаты • Рус теле • Дөнья халыклары Тиңдәш бүлекләр: География һәм урыннар • Дин һәм ышанычлар • Җәмгыять һәм җәмгыяви фәннәр • Математика һәм мантыйк • Мәдәният һәм сәнгать • Сәләмәтлек һәм медицина • Табигый һәм физик фәннәр • Тарих һәм вакыйгалар • Технология һәм гамәли фәннәр • Шәхес һәм шәхесләр • Фәлсәфә һәм фикерләү |
Portal di Ensiklopedia Dunia