Портал:Чүпрәле районы
үзгәртү
Чүпрәле районыЧүпрәле районы (рус. Дрожжановский район) — Татарстан Республикасындагы муниципаль район. Район үзәге - Иске Чүпрәле авылы. Халык саны 28 мең кешегә якын. Халыкның 58 %ын татарлар, 41 %ын чуашлар тәшкил итә. Районда сабан, кышкы бодай, арыш, арпа, солы, тары, карабодай, борчак, шикәр чөгендере, бәрәңге игелә. Терлекчелекнең төп юнәлешләре – ит-сөт сыерлары көтүе, дуңгызчылык. үзгәртү
Сайланган мәкалә![]() Кече Чынлы – Татарстан Республикасының Чүпрәле районы составына кергән авыл. Кече Чынлы елгасы буена урнашкан һәм шуңадырмы районның иң зур авылларыннан санала. Авыл җирлегенең гомуми мәйданы 6405 һектар, сөру җирлеге 5423 һектар. Авылда 582 хуҗалык, 1407 кеше яши. Авыл җирлегендә Кече Чынлы урта гомуми белем бирү мәктәбе урнашкан. Ул 1925 елда дүртеллык мәктәп итеп барлыкка килә, ә 1931 елда – тулы булмаган урта мәктәп, аннан соң 1972 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә. Авылда 350 урынлык мәдәният йорты, 5 шәхси кибет, 1 дәуләт карамагындагы кибет, фельдшер-акушер пункты, тегшермән, авыл тулысы белән газлаштырылган. Халыкның 30% үзәкләшкән су системасын куллана, узәк урамнарда 1993-95 еллардан бирле асфальт түшәлгән. үзгәртү
Сайланган рәсемүзгәртү
Чүпрәле шәхесе![]() Зәки Нури (24 декабрь, 1921 — 18 февраль, 1984) — татар шагыйре, публицист. 1921 елның 24 декабрендә Татарстанның Чүпрәле районы Татар Төкесе авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Җидееллык колхоз яшьләре мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1934–1937 һәм 1940–1941 елларда Татарстанның хәзерге Кукмара районындагы Лубян урман техникумында белем ала, 1938–1940 еллар арасында Ерак Көнчыгыштагы Николаевск–на– Амуре шәһәрендә диңгез порты төзелешендә һәм Чувашстанның Шомыршы урман хуҗалыгында үз белгечлеге буенча хезмәт чыныгуы уза. 1941 елда З.Нури хәрби хезмәткә алына һәм артиллерист сыйфатында фашист илбасарларына каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен З.Нури Ватан сугышы ордены (1948), «Ватан сугышы партизанына» медале (1944) һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Белоруссия җирләре фашист илбасарларыннан азат ителгәннән соң, 1944 елның августыннан 1946 елның көзенә кадәр, З.Нури хезмәт ияләре депутатларының Орша шәһәре Советында башкарма комитет председателе урынбасары вазифасын башкара һәм шәһәрне сугыш хәрабәләреннән арындыру, торгызу буенча зур оештыру эшләре алып бара. 1946 елда З.Нури туган якларына кайта һәм 1946–1949 еллар дәвамында башта Буа урман базасы, аннары Тархан леспромхозы директоры булып эшли.
үзгәртү
Киләчәккә эшЧүпрәле районына керүче авыллар турындагы мәкаләләрне тулыландырырга кирәк! Шулай ук Чүпрәле районы белән бәйле рәсемнәр дә өстәргә кирәк әле. үзгәртү
Мәкаләләр![]() Чүпрәле районы турындагы мәкаләләрне аның төркеменнән карагыз:
үзгәртү
Тугандаш порталлар
Төрлесе: Диннәр • Ислам • Татар теле • Габдулла Тукай • Татар матбугаты • Рус теле • Дөнья халыклары Тиңдәш бүлекләр: География һәм урыннар • Дин һәм ышанычлар • Җәмгыять һәм җәмгыяви фәннәр • Математика һәм мантыйк • Мәдәният һәм сәнгать • Сәләмәтлек һәм медицина • Табигый һәм физик фәннәр • Тарих һәм вакыйгалар • Технология һәм гамәли фәннәр • Шәхес һәм шәхесләр • Фәлсәфә һәм фикерләү |
Portal di Ensiklopedia Dunia