«Вики-яз — 2018» — 2018 елгы язының 72 көне дәвамында (21 март - 31 май) арасында узучы Wikimedia CEE Spring 2018 халыкара Википедия мәкаләләрен язу бәйгесенең татар телле өлеше.
Проектның максаты һәм мәгънәсе — Үзәк һәм Көнчыгыш Европа илләре телләрендәге Википедия бүлекләре арасында хезмәттәшлекне яхшырайту, күрше илләр турындагы шәхси белемне үстерү, Татар Википедиясен — күршеләребез мәдәниятләрен, башка телләрдәге Википедия бүлекләрен исә Татар дөньясын аңлау өчен әһәмиятле мәкаләләр белән баету. Бәйгедә төрле илләрнең иреклеләре катнаша, алдынан һәр ил өчен мөһим мәкаләләр исемлеге төзелә.[1]
Кагыйдәләр
- Бәйгедә бар төркәлгән катнашучылар катнаша ала (төркәлү вакыты әһәмиятле түгел).
- Бәйге зачётына түбәндәге критерийларга туры килүче мәкаләләр кабул ителә:
- Мәкалә 2018 елның 21 март белән 31 май көннәре арасында татар телендә язылган.
- Мәкалә темасы түбәндә күрсәтелгән мәкаләләр исемлегеннән сайланган (башка мәкаләләр бәйге зачётына кабул ителми), әмма Татарстан, Башкортстан, Дон регионы һәм гомумән Россия исемлекләренә керми.
- Мәкаләне үзегез башладыгыз.
- Мәкаләнең минималь күләме 100 сүз.
- Мәкалә предметы әһәмиятле, текстындагы мәгълүматның чыганаклары күрсәтелгән.
- Мәкалә автоматик тәрҗемә түгел.
- Мәкаләдә критик җитешсезлекләр турында кисәтү калыплар очрамый (мәсь. {{Орисс}}, {{Нейтраль караш}}, {{Чыганаклар юк}} һ.б.).
- Критерийларга туры килүче һәр мәкалә өчен 1 белән 3 арасы балл бирелә ала.
Бәйге жюрисы кертелгән мәкаләләрне авторлык хокукларны хөрмәт итү мәсьәләсенә тикшерә (барысын яки өлешчә). Өлешчә тикшерү заманында авторлык хокукларны бозу очрагы ачыкланганда түбәндәге ике вариант мөмкин:
- бу кулланучы язган бар мәкаләләрне тикшерү;
- бу кулланучы язган тагын бер өлеш мәкаләләрен тикшерү, яңа очраклары ачыкланган очрагында тулы тикшерүне уздырмыйча катнашучының дисквалификациясе.
Автоматик дисквалификация шартлары: Катнашучы ВП:АХ таләпләре турында белми алмаган очракта һәм аның бәйгегә керткән мәкаләләрендә идарәчеләр яки жюри әгъзалары түбәндәге шартларга туры килүче авторлык хокукларын бозу очракларын ачыклаганда (кимендә берсе):
- а) 2 яки күбрәк мәкаләләрдә ачыкланган тәртип бозулары мәкаләне бетерүгә, аны тулаем яки зур өлешендә төптән үзгәртелүенә кирәклеге туганда;
- б) тәртип бозулары систематик халәтеннән.
Нәрсә турында язырга / Булдыру өчен мәкаләләр исемлекләре
Бүләкләр
Төп бүләк
- Кимендә 15 кабул ителерлек мәкалә язган һәрбер катнашучыга рәхмәт хаты һәм 2019 елга Татарстан сурәтләре белән эленмә тәкъвим тапшырылачак.
- Күбрәк мәкалә язган абсолют җиңүчегә 2018 елның көз көнендә
Санкт-Петербургта узачак Вики-конференциягә барып-кайту өчен Россия буенча авиабилетлар сатылып биреләчәк.
- Баллар буенча алдынгы өч катнашучыга татар телле энциклопедик кыйммәтлелегендә призлар биреләчәк.
- 2019 елда яңа теркәлгән катнашучылар өчен призлы минимум 10 мәкаләгә тиң.
Махсус бүләк
Үзәк һәм Көнчыгыш Европаның билгеле хатын-кызлары турында иң күп мәкалә язган катнашучыларга махсус бүләк - открытка җибәрү каралган. Үзәк һәм Көнчыгыш Европаның билгеле хатын-кызлары турында мәкаләләрне шулай ук бу исемлегенә кертегез.
"Вики-яз 2018" проекты графигы
Гомуми график
- Грантка заявка (быел булагачы турында) 1 февраль көнне хәбәр ителгән
- 21 март – 31 май: Викимарафон
- 1 – 30 июнь: Нәтиҗәләрне билгеләү
- 1 – 31 июль: Бүләкләр тапшыру тантаналары (аерым бүлекләрнең карамагында)
- 15 – 31 июль: Нәтиҗәләрне бәяләү
"Илләр атналары" графигы
Мәкаләләр язу өчен илләр һәм темалар буенча хронология тәкъдим ителә, әммә ул мотлак түгел.
Атна #
|
Көннәр
|
Җәмгыятьләр / телләр
|
темалар
|
Атна 1 |
21 март – 25 март |
Беларусь, Македония |
Сәясәт
|
Атна 2 |
26 март – 1 апрель |
Серб республикасы, Литва, Әрмәнстан |
Спорт
|
Атна 3 |
2 апрель – 8 апрель |
Гөрҗистан, Маҗарстан, Косово |
Ризык
|
Атна 4 |
9 апрель – 15 апрель |
Австрия, Сербия, Эстония |
Архитектура
|
Атна 5 |
16 апрель – 22 апрель |
Россия, Хорватия |
Табигать
|
Атна 6 |
23 апрель – 29 апрель |
Төркия, Албания, Эрзә |
Мәгариф
|
Атна 7 |
30 апрель – 6 май |
Латвия, Польша, Кырым татарлары |
Тарих
|
Атна 8 |
7 май – 13 май |
Украина, Азәрбайҗан |
Музыка / Евровидение
|
Атна 9 |
14 май – 20 май |
Румыния / Молдова, Башкортстан |
Фән
|
Атна 10 |
21 май – 27 май |
Болгария, Тын регионы, Татарстан |
Әдәбият
|
Атна 11 |
28 май – 31 май |
Греция, Казакъстан |
Мәдәният
|
Бәйге катнашучылары
Мәкаләне булдыргач, автор аны түбәндәге төзмәгә кертә. Бәйгедә фәкать түбәндәге таблицага кертелгән мәкаләләр катнаша. Мәкаләнең бәхәс битенә бәйгенең {{Вики-яз 2018}} калыбын урнаштыру сорала.
Җирле оештыручылары һәм жюри әгъзалары
Оештыручылар һәм жюри әгъзалары бәйгедә фәкать башкаларга үрнәк күрсәтү өчен катнаша ала.
Нәтиҗәләр
Шулай ук карагыз
Commons
Искәрмәләр
- ↑ Татарча Википедия катнашучылары арасында оештыру эшчәнлеген башкара алырлык шәхесләр аз булу сәбәпле, Татарстан турында язу өчен тәкъдим ителгән мәкаләләр исемлеге проектын татарлар урынына Мәскәү егете Андрей Корольков әзерләде.