Рафаэль Сибат
Рафаэль Сибат, псевдоним, чын исем-фамилиясе Рафаэль Хуҗин, Рафаэль Шәйхуҗа улы Хуҗин (1946 елның 28 октябре, ССРБ, РСФСР, Киров өлкәсе, Нократ Аланы районы, Түбән Шөн — 2003 елның 15 августы, шунда ук) — язучы, 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый премиясе (2002) лауреаты . Тәрҗемәи хәле1946 елның 28 октябрендә Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Түбән Шөн авылында туган. Түбән Шөндә урта мәктәпне тәмамлагач, 1965 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Диплом алгач, 1970—1978 елларда туган ягында укытучы булып эшли, урта мәктәптә директор була. 1978 елда Казанга килеп, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры администраторы, тулай торакта тәрбияче хезмәтләрен башкара. Кукмара районы халык театрында режиссер, Киров шәһәрендә классик көрәш буенча тренер булып эшли. 1988 елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр туган авылында яши. Ике ел Түбән Шөн мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе, унөч ел Киров өлкәсендә татар телендә чыгучы «Дуслык» газетасының Нократ Аланындагы үз хәбәрчесе һәм әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире булып эшли. 2003 елның 15 августында иртәнге дүрттә эш өстәле артында иҗат итеп утырганда йөрәге тибүдән туктый. ИҗатыӘдәби язмалары республика матбугатында 1966 елда күренә башлый. Университетта укыган елларыннан күп язса да, әсәрләрен аерым китап итеп чыгарырга ашыкмый. Беренче китабы — «Ялгызлык» романы Татарстан китап нәшриятында 2001 елда дөнья күрә. Күп жанрда — проза, шигърият, публицистика, эссеистика, әдәби тәнкыйть һәм тәрҗемә өлкәләрендә эшли. «Көлдән күтәрелгән гөлләр» трилогиясе (2002)[1], «Яңа тормыш» арендаторлар берләшмәсе җитәкчесе Рәфыйк Рәүфовка багышланган «Без дә җирдән күтәрелдек...» роман-монологы (2003), дүрт романнан торган «Кайту» тетралогиясе (2005) басылып чыга. Китапларда һәм газета-журналларда дөнья күргән 9 роман, 21 повесть, 12 поэма, дистәләрчә әдәби портрет, эссе, йөзләрчә әдәби тәнкыйть мәкаләләре авторы. «Дөнья әдәбиятында татар кешесе образы» темасына күләмле фәнни хезмәт яза башлый, әмма тәмамлый алмый кала.
ИскәрмәләрӘдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia