Фоат Галимуллин
![]() Фоат Галимуллин, Фоат Галимулла улы Галимуллин (1941 елның 21 марты, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Кукмара районы, Арпаяз) — татар әдәбияты белгече, КФУ профессоры (2000), филология фәннәре докторы (1999), Татарстанның (1996) һәм РФ (2006) атказанган мәдәният хезмәткәре. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1990). ТР язучылар берлеге идарәсе рәисе (1999-2005). Тәрҗемәи хәле1941 елның 21 мартында ТАССР Кукмара районы Арпаяз авылында туган. Пычак авылы җиделлык мәктәбен тәмамлагач, «Әсәнбаш» күмәк хуҗалыгында, туган авылында клуб мөдире булып эшләгән (1957-1962). «Халык театры режиссеры» белгечлеге буенча Алабугада Татарстан республика мәдәни-агарту укуханәсен, «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультеты татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1974) тәмамлаган. «Хәзерге татар прозасында хезмәт кешеләре характерлары» темасына филология фәннәре кандидатлыгына (Уфа, 1980), «1920-1930 еллар татар әдәбиятында эстетика һәм социологизмның үзара мөнәсәбәте» темасына докторлык (Казан, 1999) диссертацияләре яклаган.
Фәнни кыйбласыГыйльми эшчәнлегенең төп өлкәсе — әдәбият фәне, әдәби тәнкыйть. 600дән артык фәнни-тәнкыйди хезмәт язган. Татар әдәбияты тарихының 1920-1930 еллардагы күренешләрен: 1917 елгы инкыйлабтан соң әдәбиятның идеология максатларына буйсындырылуы тарихын, әдәбиятта социалистик реализм методының җиңүе процессларын өйрәнә. Монографияләре
Татар әдәбияты буенча дәреслекләр авторы: рус мәктәпләренең 4, 9, 10нчы сыйныф укучылары, татар мәктәпләренең 7, 10, 11нче сыйныф укучылары өчен. Иҗтимагый эшчәнлеге
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ИскәрмәләрӘдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia