Рудольф Сиверс
Рудольф Фердинанд улы Сиверс (11 ноябрь (23 ноябрь) 1892, Санкт-Петербург — 8 декабрь 1918, Мәскәү) — совет хәрби эшлеклесе. Тәрҗемәи хәлБеренче бөтендөнья сугышында зауряд-прапорщик дәрәҗәсендә катнашкан. Февраль инкыйлабыннан соң полк комитетына сайланыла, анда ул коммунистик партиясенә керә. 12-нче әрмесенең «Окопная правда» исемле большевистик газетасы оештыручыларның берсе һәм аның редакторы.[1] 1917 елның июльдә Вакытлы хөкүмәт тарафыннан арестлана, Октябрь инкыйлабыннан соң иреккә чыгарыла. 1917 елның октябрендә — Керенский-Краснов гаскәрләренә каршы сугышкан кызылгвардиячеләр һәм матрослар әтрәде җитәкчесе. Ноябрьдә әтрәт белән Украинага җибәрелә, Данбаста сугышларында катнаша. 1918 елның февралендә Сиверсның «Социалистик әрмесе» Дондагы Ростовны һәм Таганоргны басып ала. 1918 елның март-апрелендә — Украинада алманнарга каршы сугышкан 5-нче әрмесенең командиры. 1918 елның җәеннән — Краснов гаскәрләренә каршы сугышкан Көньяк фронтының 9-нчы әрмесе составындагы Аерым әрмесенең (сентябрьдән — 1-нче Аерым украин бригадасы) командиры. 1918 елның 15 ноябрендә Желновка авылы янында каты яралана. 8 декабрьдә яраланудан үлгән. Петроградтагы Марс кырында күмелгән. Истәлек
ИскәрмәләрТышкы сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia