Рөстәм ҮтәйРөстәм Үтәй, Рөстәм Ибраһим улы Үтәй (Рустэм Ибрагимович Утэй; 1943 елның 14 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан – 2025 елның 2 мае, Украина, Киев) ― дирижер, скрипкачы, педагог, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе[1]. Тәрҗемәи хәле1943 елның 14 декабрендә Казанда авыл хуҗалыгы институты (хәзерге аграр университет) профессоры (1962), кырык ел дәвамында туфракны өйрәнү кафедрасы мөдире, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1966) Ибраһим Вәлиәхмәт улы Үтәй (1896–1981)[2] гаиләсендә туган (әтисе чыгыш белән Миякә районы Җилдәр авылыннан). 1962 елда Казан музыка училищесын тәмамлаган, бүленеш буенча Сембер өлкәсе Иске Кулаткы музыка мәктәбендә скрипка һәм сольфеджио укытучысы булып эшләгән. 1965 елда Казанга кире килгән һәм 15нче балалар сәнгать мәктәбендә скрипка классы буенча укыткан. 1966 елдан 1976 елга кадәр Татар филармониясендә симфоник оркестр артисты булып эшләгән. Казан дәүләт консерваториясендә 1973 елда скрипка бүлеген тәмамлаган, 1977 елда ― опера-симфоник дирижерлык буенча икенче белгечлек алган (СССР халык артисты (1948) Натан Рахлин классы). Ике ел дәвамында Шкетан исемендәге Мари милли драма театры[d] оркестрына дирижерлык иткән. 1978 елдан 1983 елга кадәр М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры дирижеры булып эшләгән. 1983 елдан Казан музыка училищесында укыткан. Аның инициативасы белән 1990 елның 4 октябрендә сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Үтәй җитәкчелегендәге «Татарстан» Дәүләт телерадиотапшырулар компаниясе оркестры оештырылган (2005―2010 елларда ― ТР Дәүләт эстрада-симфоник оркестры). Беренче көннән үк коллектив күп кенә композиторлар өчен иҗади лабораториягә әйләнә. Оркестрның милли репертуарын Бату Мулюков, Алмаз Монасыйпов, Рәшит Абдуллин, Луиза Батыр-Болгари, Луиза Хәйретдинова кебек композиторларның әсәрләре тулыландыра. Оркестр белән даими рәвештә Зилә Сөнгатуллина, Рөстәм Маликов, Рафаэль Сәхәбиев, Вафирә Гыйззәтуллина, Римма Ибраһимова һәм башка танылган җырчылар хезмәттәшлек итә. Оркестр репертуарына джаз классикасы, халык көйләрен заманча эшкәртү, татар композиторларының эстрада музыкасы кергән. Оркестр радио һәм телевидение өчен күп кенә фонд язмаларын башкарган[3]. 15 ел эчендә коллектив төрле жанрларда бик күп вокаль һәм инструменталь музыка яздырган, татар композиторларының эстрада музыкасын, заманча эшкәртмәләрдә халык көйләрен, джаз классикасын уңышлы башкарган. Үтәй җитәкчелегендәге оркестр тарафыннан яздырылган күп кенә әсәрләр республика радио һәм телевидениесенең Алтын фондына кергән. Моннан тыш, Рөстәм Үтәй җитәкчелегендәге оркестр фондтагы музыкаль язмаларны реставрацияләү өстендә эшләгән. Оркестр актив гастрольләр алып барган, Россиянең һәм чит илләрнең иң яхшы эстрада һәм джаз коллективлары белән берлектә төрле фестивальләрдә чыгыш ясаган. Унбиш елдан соң, 2005 елда, коллектив Татфилармония канаты астына күчә, Татарстан Республикасының дәүләт эстрада-филармония оркестры статусын ала, Утәй аны 2010 елга кадәр җитәкләгән[4]. 2020-еллар башында хатыны ― опера җырчысы (колоратур сопрано), Казан консерваториясе укытучысы Разия Үзбәкова белән Киевка, кызы гаиләсе янына күченгән булган[5]. 2025 елның 2 маенда 82 яшендә озакка сузылган авырудан соң Киевта вафат булган Искәрмәләр
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia