Вафирә Гыйззәтуллина
Вафирә Гыйззәтуллина (1946 елның 13 феврале, Камай авылы, ТАССР, РСФСР, ССРБ – 2001 елның 17 сентябре, Уфа-Казан трассасы, ТР, РФ) – җырчы, Милли Мәҗлес депутаты[1], ТАССРның халык (1981), Каракалпакстан АССРның халык һәм РСФСРның атказанган артисты (1988)[2], . Тәрҗемәи хәлеВафирә Гыйззәтуллина 1946 елның 13 февралендә ТАССРның Менделеевск районы Камай авылында туа. Мәктәпнең 8 классын тәмамлагач, Алабуга мәдәни-агарту укуханәсенең китапханә эше бүлегенә укуга керә. Укуханәне тәмамлагач, Камай китапханәсендә хезмәт итә, хор оештыра, аның солисты була[3]. 1965 елда Казан музыка училищесын уңышлы тәмамлый. 1965-1974 елларда Казан консерваториясендә укый һәм Валентина Лазько вокал классы буенча тәмамлый[1]. 1974 елда Советлар Берлеге күләмендә үткәрелгән Халык җырлары башкаручылары бәйгесендә җиңеп чыга[1]. 1974-1975 елларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында хезмәт итә[4], 1975-1994 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең солисты була[4]. Җырчы 1990-елларда Татарстан Җөмһүриятенең язмышы хәл ителгәндә бик тә актив була, күп протестларда катнаша. Ф.Бәйрәмова сүзләре буенча, В.Гыйззәтулина, 1994 елда Чечня Җөмһүриятенә гаскәр кертүгә каршы чыгып, Рәсәйнең атказанган артисты исеменнән баш тартырга була[5]. "Кара сишәмбе" вакыйгалары белән бәйле[6], 1994 елда Вафирә Гыйззәтуллина Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә штат кыскарту дулкынына, Флёра Сөләйманова, Таһир Якупов Закир Сафиннан соң эләгеп, эшен калдырырга мәҗбүр була[7][8]. Вафирә Гыйззәтуллина АКШ, Австрия, Алмания һәм Кубада да чыгыш ясый[3]. 1997-2001 елларда "Татарстан" телерадиоширкәтендә эстрада оркестрының алдынгы солисты булып эшли[1]. Җырчының 55 яшенә Камай авылы тарафыннан Ока машинасы бүләк ителә[9]. Шул машинада Камай авылыннан кайтышлый, 2001 елның 17 сентябрендә Вафирә Гыйззәтуллина Мәскәү-Уфа трассасының 963нче километрында юл казасында һәлак була[9].
Иҗаты1971 елда Вафирә Гыйззәтуллина Казан телестудиясе төшергән "Идел көйләре" фильм-концертта Гали Ильясов, Рәхилә Мифтахова, Ренат Ибраһимов, Эмиль Җәләлетдинов белән берлектә катнаша[5]. Вафирә Гыйззәтуллина Иделгә багышланган җыр белән концертның башында чыгыш ясый[5]. 1974 елда җырчы Воронежда узган Җырчылар бөтенрусия конкурсында һәм Һавананың Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале конкурсында лауреат исеменә лаек була[11]. Җырчы даими рәвештә туган авылының һәм районының зур вакыйгаларында катнаша, чыгышлар ясый[3]. Озак еллар Вафирә Гыйззәтуллина "Сандугач" балалар вокал-хор бәйгесенең жюри әгъзасе булды[3]. Бүген конкурс җырчының исемен йөртә.
Хәтер
РепертуарВ.Гыйззәтуллина - камера музыкасын үстерүгә һәм танытуга зур өлеш керткән шәхес. Ул күп татар көйязарларының җырлары һәм романсларының беренче башкаручысы булып таныла, шул исәптә Әнвәр Бакиров, С.Сәйдәшев, З.Хәбибуллин, М.Мозаффаров, А.Ключарёв, Н.Җиһанов, Р.Яхин, А.Монасыйпов, Ф.Әхмәтов, С.Садыйкова, Р.Еникиев, М.Макаров вокаль әсәрләре[1][11].
Искәрмәләр
Чыганаклар
СылтамаларШулай ук карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia